Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Балалар бакчасында – дуслык бәйрәме

Шикәр заводы бистәсенең «Солнышко» балалар бакчасында «Гореф-гадәтләр варислары» дип аталган дуслык бәйрәме үтте.      

«Башкорт кызлары» командасы «Кәккүк чәе» йоласы белән чыгыш ясый
«Башкорт кызлары» командасы «Кәккүк чәе» йоласы белән чыгыш ясый

Фольклор фестиваль рус, башкорт һәм татар халыкларының мәдәнияте белән таныштыру максатында оештырылды.

Тәрбиячеләр катнашлыгындагы «Башкорт кызлары», «Сударушки» һәм «Дуслык» командалары халкыбызның йолаларын һәм хезмәт бәйрәмнәрен күрсәттеләр, милли ризыклар белән таныштырдылар, халык җырларын һәм биюләрен башкардылар.

Сәхнәгә беренче булып «Башкорт кызлары» командасы чыкты. Алар башкорт халкының онытылып барган «Кәккүк чәе» йоласын күрсәттеләр. Башкортлар борын-борыннан кош-кортка табынып яшәгән. Карга, кәккүкне кешеләргә изгелек китерүче кошлар, дип санаганнар. Шуңа аларга багышлап йолалар үткәрелгән, алардан җәйнең матур килүен, игеннең ишелеп уңуын сораганнар. Тамашачылар кызлар белән бергә сандугачлар сайраган табигать кочагына чыктылар. «Ак тирәк, күк тирәк», «Яулык яшерү» уеннарын уйнап күрсәттеләр һәм «Тимербай киленнәре» исемле шаян бию башкарып барысын да көлдерделәр.

«Сударушки» командасы үз чыгышында яулыклар күргәзмәсе, самовар һәм келиндерләр белән ярминкә барышын күрсәтте. Алар тамашачыларны багулар,   җырлар башкару, табышмаклар чишү, изге теләкләр теләү белән үткән Святки бәйрәме белән дә таныштырдылар. Команда әгъзалары шулай ук төрле популяр рус халык җырлары көйләренә биюләр башкарды.

«Дуслык» командасы татар халкының мәдәнияте белән таныштырды. Алар үз чыгышларының темасы итеп «Каз өмәсе» йоласын сайлаганнар, өмәчеләр хуҗалар йортына, гадәттәгечә, күчтәнәчләр белән килделәр. Эш җырлар һәм мәзәк сүзләр белән үрелеп барды, соңыннан чишмә буена барып, рәхәтләнеп биеделәр.

Кызлар шулай ук милли ризыклар һәм костюмнар тәкъдим иттеләр. Халык йолаларын караганда, ирексездән, безнең республикада үзенчәлекле һәм күркәм милләт вәкилләре яши, дип уйлыйсың. Чарада катнашучылар соңыннан бергәләшеп дуслык һәм безнең республика турында җыр башкардылар.

«Гореф-гадәтләр варислары» халык мәдәнияте фестивале – 2022 елда җиденче тапкыр үткәрелүче Бөтенрәсәй проекты.

Балалар бакчасы тәрбиячеләре фестивальдә катнашып, сабыйларны республика һәм ил халыкларының этномәдәни мирасы кыйммәтләренә җәлеп итеп, халык мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендә сәләтләрен үстерергә ярдәм итә алуларын һәм үзләренең бик талантлы булуларын исбатладылар.

Балалар бакчасында – дуслык бәйрәме
Балалар бакчасында – дуслык бәйрәме
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: