Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
28 апрель 2022, 15:46

Балык тотуның да тәртибе бар

Республикада 25 апрельдән 5 июньгә кадәр, кармакка тотудан тыш, калган барлык ысуллар белән балык тотуга вакытлыча тыю кертелә.

Балык тотуның да тәртибе бар
Балык тотуның да тәртибе бар

Бу чорда балыкны уылдык чәчми җорган урыннардан тыш, ике ыргаклы калкавычлы яки төпкә бата торган кармак белән ярдан торып кына тотарга мөмкин булачак.

Тотылган балык күләменә карата таләпләр бар: кимендә 40 сантиметр зурлыктагы опты, судак һәм сазанны, кимендә

28 сантиметрлы корбан балыгын, 90 сантиметрлы җәенне һәм 10 сантиметр зурлыктагы кысланы кире җибәрергә кирәк. Шулай ук елга-күлләрдән табыш алуның тәүлеклек нормасы да бар – ул бер балыкчыга 5 килограммнан артмаска тиеш.

Төбәкнең табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Камил Биргулиев сүзләренә караганда, ике ай дәвамында республика сулыкларын тикшерү көчәйтелә. Полиция хезмәткәрләре, шулай ук БР Экология министрлыгының аеруча саклана торган табигый территорияләр дирекциясе инспекторлары «Уылдык чәчү» операциясе барышында оператив рейдлар үткәрәчәк.

Шуны да белү мөһим, Рәсәй Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 3 ноябрендәге 1321нче карарына ярашлы, балыклар уылдык чәчкән чорда сулыкларга китерелгән зыян өчен икеләтә күләмдә штраф түләргә туры килүе бар. Мәсәлән, балык тоту өчен тыелган кораллар белән керкә, бәрде, опты, сазан, карп, чуртан, ак амур һәм җәен тоткан өчен 925 сум, судак балыгы өчен 3305 сум күләмендә штраф салына.

Балык тоту кагыйдәләрен бозган гражданнарга көймәсен һәм балык тоту коралларын тартып алып (яки алмыйча) ике меңнән биш мең сумга кадәр; вазифаи затларга егерме меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик затларга йөз меңнән ике йөз мең сумга кадәр штраф салына.

Сулыкларга зур зыян китергән яисә йөзү чаралары, электр тогы һәм башка төрле тыелган кораллар һәм күпләп аулау ысуллары кулланып, рөхсәтсез балык тоткан өчен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең ике елдан өч елга кадәрге хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф, яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яисә ике елга кадәр холык төзәтү эшләре, яки шул ук вакытка ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җинаять җаваплылыгы яный.

Балык тотуның да тәртибе бар
Балык тотуның да тәртибе бар
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас: