Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
24 апрель 2022, 18:29

Иң активларга бүләкләр тапшырылды

19 апрельдә район китапханәсе хезмәткәрләре территориаль сайлау комиссиясе рәисе белән берлектә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар арасында тавыш бирү хокукы һәм сайлау барышы буенча республика бәйгесе үткәрделәр.

Иң активларга бүләкләр тапшырылды
Иң активларга бүләкләр тапшырылды

– Безнең республикада мондый бәйгеләр ун ел дәвамында оештырыла. Гадәттә алар Уфада, Башкортстанның Мәкәрим Төхвәтуллин исемендәге сукырлар өчен махсус китапханәсендә үтә иде. Әмма быел аны Башкортстанның барлык муниципалитетларында уздырырга карар ителде, шуңа күрә без сезне Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең Чишмә район оешмасы тәкъдим иткән бинага чакырырга булдык, – дип ачыклык кертте территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Сөләйманова.

Чараны Чишмә китапханәсенең хезмәтләндерү бүлеге мөдире Эльмира Якупова башлап җибәрде һәм Рәсәйдә сайлаулар тарихы турында сөйләде.

Бәйге кыскача сораштыру формасында дүрт этапта узды. Катнашучылар бик теләп җавап бирделәр, сайлау хокукы һәм тавыш бирү турындагы белемнәрен тикшерделәр.

Бәйгедә катнашучыларның белемнәренә территориаль сайлау комиссиясе секретаре Алсу Пугасей, район Советы секретаре Надежда Емец, районның инвалидлар җәмгыяте рәисе

Эльза Янабаева һәм район китапханәсенең хезмәтләндерү бүлеге мөдире Эльмира Якупова бәя бирде.

Инвалидлар җәмгыяте әгъзалары Әлфия Карачурина һәм Роза Гәрәева бик актив булып чыктылар.

21 яшьлек Азалия Мөдәри-сова алардан нибары берничә очкога калышты.

– Сайлаулар тарихы турында күпне беләм икән бит, әмма Башкортстан Республикасы Корылтаенда нибары 110 депутат булуын белми идем. Республика башлыгы да 5 елга сайлана икән. Бүгенге чарада катнашып бик күп кызыклы мәгълүмат белдек, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Әлфия Әбүбәкер кызы.

Бәйгедә ул җиңүче булды да инде. Роза Гәрәева аңардан бер очкога калышты, ә Азалия Мөдәрисова өченче урын алды.

Очрашуда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемасы турында да сөйләштеләр. Әйтик, инвалидлар тавыш бирсен өчен бөтен җирдә дә шартлар булдырылмаган, сайлау участокларының ерак урнашуына зарланучылар да булды.

– Бу мәсьәләне контрольгә алачакбыз, – дип ышандырды Эльвира Флүр кызы.

Чара күңелле тәмамланды – бәйгедә җиңүчегә һәм призерларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Иң активларга бүләкләр тапшырылды
Иң активларга бүләкләр тапшырылды
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: