Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
22 апрель 2022, 11:39

Һәр эшнең үз остасы бар

Дмитриевка һәм Ярми авыл Советлары хезмәткәрләре Мария Бәйрәмованың һәм Екатерина Исмәгыйлеваның эшендә уртаклык күп – икесе дә яшьләр белән эшли.

Мария Бәйрәмова һәм Екатерина Исмәгыйлева эш тәҗрибәсе белән уртаклашалар (фотода сулдан уңга)
Мария Бәйрәмова һәм Екатерина Исмәгыйлева эш тәҗрибәсе белән уртаклашалар (фотода сулдан уңга)

Екатерина Александровна билгеләп үтүенчә, авыл халкы арасында тәртипсез тормыш алып баручы гаиләләр юк, андыйлар күбрәк читтән килүчеләр арасында очрый. Әмма, барлык тырышлыкларга, кисәтүләргә карамастан, халык арасында эчкечелекнең һәм эшсезлекнең тамырын тулысынча корытып булмый.

– Мондый хәлләрдә балалар бик кызганыч. Шуңа күрә төп игътибар аларның ялын оештыруга бирелә, һөнәри юнәлеш буенча да эш алып барабыз, – ди Е. Исмәгыйлева.

Мария Николаевна да Екатеринаның фикере белән килешә.

– Мондый гаиләләргә аерым мөнәсәбәт таләп ителә: кайвакыт талашулар да, үз проблемаларында башкаларны гаепле күрүчеләр дә бар. Без консультацияләр үткәрәбез, низагларны җайга салырга тырышабыз, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләргә эшкә урнашырда ярдәм итәбез.

Безнең биләмәдә адреслы социаль ярдәм күрсәтү программасы  (АСПК) буенча үз хуҗалыкларында маллар санын арттырган гаиләләр дә бар. Дмитриевка авыл Советында быел да берничә гаилә әлеге программада катнаша, – диде ул.

– Ә безнең авыл Советына күбрәк пенсия яшендәгеләр мөрәҗәгать итә, кызганычка каршы, авыллар «картая», – дип безнең әңгәмәгә кушылды Сафар авыл Советының эшләре белән идарә итүчесе Ләйсән Миңнеәхмәтова. – Асылда исә халык белешмә алырга гына килә. Шулай ук мизгелле мәсьәләләрне дә хәл итәбез: әлеге вакытта, мәсәлән, су белән тәэмин ителүгә бәйле проблема бар.

Алина Янгирова Дурас авыл Советында салымнар һәм җир төзелеше буенча белгеч булып эшли. Әлеге вакытта бала карау буенча ялда. Шулай булуга карамастан, авылдашларының үтенече буенча көн саен диярлек эшкә барып килә. Чөнки авылда салым буенча белгеч хәл итәрдәй мәсьәләләр еш булып тора: ул салым хезмәтенә дә шалтырата, недоимкаларның кайдан барлыкка килүен, ни өчен түләүләрнең барып җитмәвен ачыклый, халыкка мәсьәләне авылда гына хәл итәргә булыша, шул рәвешле салым түләүчеләр Чишмәгә барып тормыйлар.

Һәр эшнең үз остасы бар
Һәр эшнең үз остасы бар
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: