Безнең районнан аңа Пионерлар һәм укучылар йортының «IT-технологияләр» техник иҗат бүлеге укучылары Адилә Михайленко һәм Данил Баһаветдинов (җитәкчеләре Лиана Әюпова), шулай ук «Робstart» бүлегеннән Камил Ибраһимов (остазы Тимур Сәеткулов) катнашты.
Безнең балалар видеоязма форматында «Кеше саннар дөньясында» һәм «Техника дөньясында кеше» номинацияләрендә үз проектларын тәкъдим иттеләр. Конференция нәтиҗәләре буенча Камил Ибраһимов беренче урын алды.
Ә инде 8 апрельдә республика олимпиадасында «Электроника һәм робот техникасы» берләшмәсенең тагын ике укучысы – Александр Золотов һәм Линар Сабиров (җитәкчеләре Тимур Сәеткулов) катнаштылар.
Александр һәм Линар җыелма команда составында икенче урын алдылар, олимпиадада шулай ук Бүздәк, Межгорье һәм Янаулдан килгән спортчылар да булды.