Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
17 апрель 2022, 15:42

Бәйрәм программасында – халык уеннары

Бәрсүәнбашның иҗтимагый, социаль-мәдәни тормыш үзәге – ул авыл клубы. Биредә концертлар, очрашулар, авыл җыеннары, ял кичәләре, шимбә көннәрендә яшьләр өчен дискотекалар үткәрелә.

Бәйрәм программасында – халык уеннары
Бәйрәм программасында – халык уеннары

Барлык чаралар да авыл китапханәсе белән берлектә оештырыла.

Клубта «Ахирәтләр» фольклор коллективы, балалар һәм яшьләр өчен «Зирәкләр» һәм «Оста куллар» түгәрәкләре, хатын-кызлар өчен «Хуҗабикә» түгәрәге эшли. 

– Аш-су рецептлары белән уртаклашып, кул эшләре белән шөгыльләнеп, җырлар җырлап, кызыклы хәлләр турында сөйләшеп кич утырырга яратабыз, төрле чаралар оештырабыз, – дип сөйләде Бәрсүәнбаш клубы мөдире Тәнзилә Садыйкова.

Быел кышны озатып «Нәүруз-бәйрәм» үткәргәннәр. Бәйрәмгә милли ризыклар белән өстәлләр әзерләнгән, кул эшләре күргәзмәләре куелган. Гореф-гадәтләрне искә алып, күзләрне бәйләп чүлмәк вату, аркан тарту, сулы көянтә-чиләкләр белән һәм кашыкка йомырка салып йөгерү, гер күтәрү кебек уеннар бәйрәм программасына кертелгән. «Өчле», «Капка төбендә» кебек биюле уеннар да искә алынган. Авыл халкы Азат Әюпов һәм Зинфир Салиховның чыгышларын алкышларга күмеп, җылы кабул иткән. 

Һичшиксез, Яңа ел һәм Иске Яңа ел бәйрәмнәре, Көлке көне үткәрелә. Ватанны саклаучылар көненә хатын-кызлар, ә 8 Мартка ир-атлар концерт әзерли. Балалар һәм өлкәннәр өчен чаралар көндез, ә яшьләр өчен кич үткәрелә.

Сания Хөсәенова, Рәйфә Назыйрова, Зөлфия Мостафина, Галимә Пестрикова, Рәсимә Әсфәндиярова, Рамилә Насыйрова, Фирдәүсә Гафарова, Гүзәлия Вәлиева, Флүз Габидуллин, Рим Садыйков, Альбина һәм Кәүсәр Хәйруллиннар, Гүзәл һәм Альберт Хәмитовлар – күп кенә кичәләрдә актив катнашучылар.

– Авыл старостасы Илдар Фәйзуллин безгә һәр эштә ярдәм күрсәтә, үзе дә барлык чараларда актив катнаша. Шигърият кичәләрен дә еш оештырабыз, анда авылдашларыбыз Р. Газизов, Ф. Ваһапова, М. Нисаева, Р. Назыйрова, Н. Шәфиеваның шигырьләре яңгырый. Рәйфә Назыйрова, сүз уңаеннан, бәйрәмнәргә сценарийлар һәм һәр чыгыш ясаучыга багышлап шигырьләр яза, – диде Тәнзилә Әнвәр кызы.

Бәйрәм программасында – халык уеннары
Бәйрәм программасында – халык уеннары
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: