Анда Чишмә районының призыв комиссиясе әгъзалары, әфганчылар берлеге, ДОСААФ, спорт комитеты рәисләре, табиб-белгечләр, прокуратура, полиция вәкилләре, авыл биләмәләре башлыклары һәм башкалар катнаштылар.
– Армиягә язгы чакыру нәтиҗәләре буенча призыв комиссиясенә 467 кеше чакырылды. Комиссия утырышына килмичә калучылар булмады. 92 егет хәрби хезмәткә барудан азат ителде. 2021 елның язгы призыв чорында Чишмә районыннан 115 егет Кораллы көчләр һәм хәрби формированиеләр сафына җибәрелде. Республика җыелма пунктыннан кире кайтучылар булмады, – дип йомгак ясады үткән елгы язгы чакырылыш кампаниясенә Чишмә районы хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев.
2022 елның апрель-июль айларында 69 чишмәлене Рәсәй Федерациясе Кораллы көчләр сафларына озату планлаштырыла.
Илфир Сәлимгәрәев билгеләп үтүенчә, армиягә чакырылучылар Украинадагы кайнар нокталарга җибәрелмәячәк.
Утырыш ахырында 2021 елда гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга бәйле чараларны вакытында һәм сыйфатлы итеп оештырган белгечләргә Чишмә муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.