Чишмэ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
5 апрель 2022, 11:47

Ширма, өстәл лампасы һәм катыргыдан сыннар

Рита Газизова, Чишмә поселогы китапханәсенең 30нчы филиалы мөдире Безнең Шикәр заводы бистәсендә урнашкан китапханәдә театр түгәрәге эшли, анда без шәүләләр театры аша балаларны китап укуга җәлеп итәргә тырышабыз.

Балаларга тамашага әзерләнү процессы ошый
Балаларга тамашага әзерләнү процессы ошый

Балалар белән бергәләп шәүләләр театрына элементлар, реквизитлар ясыйбыз, әкиятләрне сәхнәләштерәбез, репетицияләр үткәрәбез. Алар үзләре өчен яңа чикләр ача, фантазияләү һәм шуны күрү мөмкинлеге туа. Бу шөгыль игътибарлылыкны арттыра, гадәти тормышта вак детальләрне күрә белү сәләте ачыла.

Түгәрәккә башлангыч сыйныфларда белем алучы 10 бала йөри, кечкенәсенә 7, иң зурына 12 яшь. Шәүләләр театры зур чыгымнар таләп итми – яктылык кына кирәк. Китапханә бүлмәсендә ширма кордык, гади электр лампасы ярдәмендә яктырткыч ясадык. Балалар белән бергә катыргыдан әкият геройларының рәсемнәрен кисәбез һәм аларны кара төскә буяп таякчыкларга беркетеп куябыз. Укучыларга театр кую гына түгел, аңа әзерлек барышы да ошый.

Балаларның фикерләү, күзаллау сәләте үсә, репетиция барганда яшь артистлар импровизацияли башлыйлар, монысы да әһәмияткә ия. Репетициядән соң да алар шәүлә сыннар белән, курчак белән уйнаган кебек, бик озак уйныйлар.

Халык әкиятләренә күбрәк игътибар бирергә тырышабыз. «Шалкан»,  «Теремок» һәм «Колобок»тан башладык. Безнең репертуарда Габдулла Тукай һәм Таңчулпан Гарипованың әкиятләре дә бар, алар балаларда милли телдә язучылар иҗатына мәхәббәт тәрбияли.

Киләчәктә шәүләләр театрында буктрейлерлар, ягъни китаплар турындагы реклама роликлары да куярга планлаштырабыз.

Ширма, өстәл лампасы һәм катыргыдан сыннар
Ширма, өстәл лампасы һәм катыргыдан сыннар
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: