Олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, алар арасында Чишмә егетләре дә булды. «Электроника» юнәлешендә Альберт Каликов һәм Линар Сабиров икенче һәм өченче урыннарны алдылар.
Безнең белешмә
Техник олимпиаданың читтән торып үткәрелгән этабында 9–11 сыйныфларда белем алучы 185 укучы катнашты, шуларның 134е Башкортстанның 38 шәһәре һәм районнарыннан финалга үтте.
Башкортстанның алдынгы югары уку йортлары мөгаллимнәре кергән жюри балаларның эшләрен төрле юнәлешләр – электроника, гамәли физика, программалаштыру, конструкцияләү нигезләре, эчке янулы двигательләр, электротехника һәм электротехнологияләр, җитештерү иминлеге, сәнәгать экологиясе, нефть-газ сәнәгатендә һәм төзелештә транспорт системалары буенча бәяләнде.