Чишмэ
+19 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
28 Марта 2022, 09:09

«Янгын сүндерүче ярдәмчесе» сафына кабул ителделәр

Балалар бакчаларында район гәзитенең «Мин – кечкенә янгын сүндерүче» проектын тормышка ашыру барышында чаралар үткәрелә. Ул 2022 елның 1 февралендә башланды һәм анда мәктәпкәчә учреждениеләр актив катнаша.

Балалар барлык сынауларны да үтеп «янгын сүндерүче ярдәмчесе» булдыларБалалар барлык сынауларны да үтеп «янгын сүндерүче ярдәмчесе» булдылар
Балалар барлык сынауларны да үтеп «янгын сүндерүче ярдәмчесе» булдылар

«Петушок» балалар бакчасында «Непоседы» мәктәпкә әзерлек төркемендә шул темага соңгы дәрес үтте. Тәрбиячеләр Людмила Муллаянова һәм Снежана Игнатьева 1 февральдән башлап даими рәвештә янгын хәвефсезлеге буенча дәресләр үткәрделәр, теоретик белемнәрен ныгыттылар: ут чыкканда нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәнделәр, янгын сүндерүче һөнәре белән таныштылар.

Ә шушы көннәрдә уеннар оештырылды. Балалар «Шырпы – уенчык түгел» дип аталган инсценировка күрсәттеләр. «Непоседы» төркеменә йөрүче балаларның үз рольләрен тырышып башкаруын билгеләп үтәсе килә.

«Янгын сүндерүчеләргә» «ярдәмчеләр» сайлап алыр вакыт җитте. Моның өчен командалар берничә сынау узарга тиеш иде. Балалар «Янгынны сүндерергә кем тизрәк бара?», «Кем уенчыкларны тизрәк коткара?», «Янгынны дөрес итеп сүндерү» буенча ярышларда көч сынаштылар. Тик бер биремне берсе дә үти алмады. Анда төтен белән капланган бинадан чыгарга кирәк иде. Ярышта катнашучылар дөрес итеп: авыз-борыннарын салфетка белән каплап, чүгәләп ишеккә кадәр барып җитәргә тиешләр иде. Кайбер балалар бу биремне дөрес эшләмәделәр. Әмма викторина сорауларына барысы да төгәл һәм аңлаешлы итеп җавап бирде – янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен яхшы итеп үзләштерделәр. Чарадан соң аларны «янгын сүндерүче ярдәмчесе» сафларына алдылар һәм «медальләр» тапшырдылар.

«Янгын сүндерүче ярдәмчесе» сафына кабул ителделәр
«Янгын сүндерүче ярдәмчесе» сафына кабул ителделәр
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас