

Хәзерге заманда илдә инженерларга һәм техник белгечләренә ихтыяҗ арта.
Укучыларның техникага сәләтен үстерү, яңа буын арасында инженер кадрлар әзерләү максатында балаларда кече яшьтән үк рационализаторлыкка һәм уйлап табу эшчәнлегенә, техника белән кызыксынуга һәм команда белән эшләргә өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Пионерлар һәм укучылар йортының техник иҗат бүлеге дә «XXI гасыр лабораториясе» дип аталган технологик фәнни-тикшеренү проектларының район бәйгесен үткәргәндә үз алдына шундый максат куйды.
Бәйге ике этапта үтте. Барлыгы 30 проект тәкъдим ителде. Техник иҗат бүлегенә йөрүче Эльвина Ризванова тарафыннан тәкъдим ителгән Җиңү паркы дизайн-проекты иң яхшы эш дип танылды.
Гимназия укучысы Тамерлан Кәримов «Конструкцияләү» секциясендә агач эшкәртү буенча күп функцияле станок тәкъдим итте, жюри әгъзала-ры җиңүчене билгеләгәндә аңа өстенлек бирделәр. «IT-технологияләр» секциясендә мәгълүмати технологияләр, «Scratch» һәм «Python» программалаштыру буенча эшләр тәкъдим ителде. Техник иҗат бүлегендә шөгыльләнүче Александра Золотованың «Радиоэлектроника җитештерү» проекты җиңү яулады. «Электроника һәм робот техникасы» секциясендә Максим Федоров тәкъдим иткән килүчеләрне исәпләүче ультратавышлы сенсор экран, Алкин-2 мәктәбеннән Данил Низаметдиновның мобиль робот-манипуляторы, шулай ук техник иҗат бүлегенә йөрүче Артем Пикаловның хәрәкәт итүче роботлар модельләре кызыклы булды. Беренче урын «Космоста ярыш» электрон уены проекты өчен Камил Ибраһимовка бирелде. «Экология, биология, химия» табигый-фәнни номинациядә Полина Жукованың «Шунгит – киләчәкнең адсорбцион материалы» проекты иң яхшысы дип танылды.
Шулай ук «Космик арт-объект» күргәзмәсендә эшләр тәкъдим ителде, анда икенче мәктәп укучысы Артем Әхмәтшин беренче урын алды.