Чишмэ
+13 °С
Облачно

«Малышок»та иҗади сәләт ачыла

Римма Габидуллина, Пионерлар һәм укучылар йорты директоры урынбасары Хәзерге заманда өстәмә белем бирү балалар үсешендә зур роль уйный, ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтен ачыкларга һәм арттырырга мөмкинлек бирә.

«Малышок»та иҗади сәләт ачыла«Малышок»та иҗади сәләт ачыла
«Малышок»та иҗади сәләт ачыла

Чишмә районының Пионерлар һәм укучылар йортында 15 елдан артык «Малышок» иртә үсеш мәктәбе һәм 5–7 яшьлек балалар өчен декоратив-гамәли һәм сынлы сәнгать, вокал һәм хореография берләшмәләре эшли. Шушы көннәрдә «Малышок»та булачак беренче сыйныф укучылары өчен 2022-2023 уку елында үтәчәк дәресләргә язылу башланды. Алар биредә язарга, укырга һәм математикага өйрәнәчәкләр, тирә-як мохит белән танышачаклар.

Сәнгать-эстетика үсеше мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү юнәлешләренең берсе булып тора. Гөлнара Воробьева җитәкчелегендәге «Тамга» декоратив-гамәли иҗат берләшмәсендә һәм педагог Лилия Мусина җитәкчелегендәге «Колорит» студиясе дәресләрендә балалар бик теләп рәсем төшерәләр, төрле аппликацияләр ясыйлар. Балчык, пластилин, тозлы камыр белән эшләү, кайчы белән кисү, рәсем ясау кулларның вак моторикасын үстерә. Биредә шөгыльләнгән балаларга арытаба мәктәптә язу җиңелрәк биреләчәк. Фәридә Байбурина җитәкчелегендәге вокал һәм Гайшә Гобәйдуллина җитәкчелегендәге «Бусинки» берләшмәсендә бию белән шөгыльләнү балаларның хәтерен яхшырта, игътибарын үстерә, ә сәхнәдә чыгыш ясау үз-үзеңә ышанычны арттыра һәм оялчанлыкны җиңәргә ярдәм итә.

Укучылар бәйгеләрдә дә катнашалар. Мәсәлән, «Малышок»ка йөрүче балалар техник иҗат бүлегендә әти-әниләре белән бергә кошлар өчен 30дан артык җимлек ясаганнар. Иң яхшы эшләр «PRO-Дизайн» республика бәйгесенә җибәрелгән.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан онлайн-концертка әзерлек бара – әниләр портретлары күргәзмәсе оештырылган. Балаларның музыкаль номерлары, шигырьләре, рәсемнәре һәм эшләнмәләре Пионерлар һәм укучылар йортының «ВКонтакте»дагы төркемендә урнаштырылачак.

«Малышок»та иҗади сәләт ачыла
«Малышок»та иҗади сәләт ачыла
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас