

Зур һәм тату коллективта хатын-кызлар гына хезмәт куя. Әйтергә кирәк, бу аларга бер-берсе белән уртак тел табып, аңлашып эшләргә комачауламый.
– Һәр кешенең үз холкы бит. Бездә күбесенчә яшьләр эшли. Биредә логопедия төркеме дә бар, анда сөйләмендә кимчелекләр булган балалар белән логопед шөгыльләнә, шулай ук башкорт телен өйрәнү юнәлешендәге «Курай» төркеме бар. Безгә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да йөри. Балалар бакчасы яңа технологияләр буенча төзекләндерелгән: биредә җылы идәннәр дә, урамда уңайлы уен мәйданчыклары да бар. Моның өчен, әлбәттә, бакча ачылганнан бирле биредә эшләгән элекке мөдир Регина Ильясовага рәхмәт, – дип билгеләп үтте мөдир Гөлфирә Әминева.
Бинаның ачык төсләр белән һәм кызыклы итеп бизәлеше соклану уята һәм коллективта иҗади кешеләр эшләве турында сөйли.
– Барысын да үз кулларыбыз белән эшлибез.
Бәйрәм чараларын балаларны кызыксындыру өчен күңелле итеп оештыру мөһим. Педагоглар һәр дәресне кызыклы итеп үткәрергә тырышалар. Әгәр бала әти-әниләренә бакчада ниләр белән шөгыльләнүе турында шатланып сөйләсә һәм түземсезләнеп анда барырга ашыкса, димәк, без дөрес юнәлештә эшлибез, – диде Г. Әминева.
«Коллективта, ир-атлар кулы җитмәү сәбәпле, проблемалар буламы?», – дигән сорауга ул болай дип җавап бирде:
– Булгалый, әлбәттә. Нәрсә дә булса ватылырга ихтимал, берәр нәрсәне төзәтергә кирәк була. Тәрбиячеләр һәм ата-аналар арасында мөнәсәбәтләр яхшы. Шуңа күрә алар кирәк чакта һәрвакыт ярдәмгә килә. Әмма, кагыйдә буларак, мөстәкыйль рәвештә һәм тиз арада хәл итәргә тырышабыз.
Башкорт юнәлешендәге «Курай» төркеме тәрбиячесе Әлфия Багаманова да балаларны төрле шөгыльләр белән кызыксындырырга маһир.
– Безнең эштә балаларны ярату, аларның һәркайсына игътибар бирү мөһим, дип саныйм. Алар белән бергәләп башкорт халык биюләрен, җырларын, шигырьләрен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнәбез, – дип билгеләп үтте Әлфия Азат кызы.