Чишмэ
+15 °С
Облачно

Чишмәлеләр күргәзмәдә катнашты

Чишмә поселогының сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары Башкортстанда Рәсәй халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Евразия халыкларының эпик мирасы» күргәзмәсендә катнаштылар.

Чишмәлеләр күргәзмәдә катнаштыЧишмәлеләр күргәзмәдә катнашты
Чишмәлеләр күргәзмәдә катнашты

Чара 21 февральдә Башкортстан Республикасының Милли музеенда узды. Вокал укытучысы Татьяна Кандрашкина укучысы Самир Хәбибуллин белән Дарья Суркова гөслә (рус халкының ике кыллы уен коралы) уйнаганда «Күрәзәче Коловрат турында булган хәл» җырын башкардылар. Рус халкында гөсләне еш кына тылсымлы көчкә тиңләгәннәр. Чарага килгән кунаклар гөслә көе астында легендар рус батыры, XIII гасырдагы Рязань халык әкияте герое Коловратны күз алдына китерделәр. Сүз уңаеннан, эпик чыгышлар икәү булды – Учалы районыннан алты яшьлек Язгөл Нуретдинова «Урал батыр» башкорт эпосыннан өзек тәкъдим итте.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров исеменнән кунакларны республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бәдранов сәламләде.

– Биредә Евразиядә яшәүче барлык халыкларның эпослары тәкъдим ителгән. Традиция буенча, эпослар тәүге чыганак булып санала, халыклар мәдәнияте, фәлсәфәсе, гореф-гадәтләре буенча белемнәребез шуннан килә. Аларны саклау, буыннан буынга тапшыру, өйрәнү һәм тикшерү мөһим, – дип билгеләп үтте ул.

– Республика әһәмиятендәге чарада катнашуыбызга шатбыз, бездә тәрбияләнүче укучыларның шундый дәрәҗәле чарада чыгыш ясавы белән горурланабыз, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Чишмә сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Хәбибуллина.

Чишмәлеләргә Милли музей заллары буйлап экскурсия ошады, анда башкорт халкының һәм Рәсәйдә яшәүче милләтләрнең тормыш-көнкүреш әйберләре, Башкортстан Республикасы мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, Пермьдәге туган якны өйрәнү музее фондларында, шәхси коллекцияләрдә сакланган тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия булган китаплар һәм документаль басмалар тәкъдим ителде.

Чишмәлеләр күргәзмәдә катнашты
Чишмәлеләр күргәзмәдә катнашты
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас