

Сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар арасында «Графика, тарих һәм гореф-гадәтләр» секциясендә «Мыслитель» эше өчен Рузалия Абдурахманова, ә «Рәсем сәнгате, пейзаж» секциясендә «Җәйге көн» картинасы өчен Камилла Нигъмәтуллина Гран-прига ия булды. Тимур Рәхимов – I дәрәҗә лауреат, Радмила Юнысова, Самир Хәбибуллин – II, Венера Мәүлетова һәм Рамина Мәрдәнова III дәрәҗә лауреат булдылар. Җиңүчеләрне һәм призерларны укытучылары Фидаил Хәбибуллин, Анна Бикбулатова, Эльвира Хәбибуллина, Илфат Мөхәммәтшин һәм Татьяна Хәбибуллина әзерләгән.
Күргәзмә Мифтахетдин Акмулланың тууына 190 ел тулуга һәм Рәсәй мәгърифәтенә багышланган. Күргәзмәдә катнашу өчен 600дән артык эш җибәрелгән. Жюри алар арасыннан бәйгедә катнашу өчен лаеклы дип саналган 280 эшне сайлап алган.