

Ул тикшеренү эшчәнлеге өлкәсендә сәләтле укучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү, балаларның иҗади һәм акыл сәләтләрен үстерү максатында үткәрелә. Чөнки, һичшиксез, җәмгыятьнең төп байлыгы – талантлы кешеләр.
Фикерләү, иҗат итү сәләте – кешегә бирелгән иң зур табигый бүләк. «Акыл белемдә генә түгел, ә шул белемнәрне эштә куллана белүдә дә», – дип әйткән Аристотель. Кырыктан артык укучы, үзләренең тикшеренү эшләрен һәм проектларын экспертлар каршында тәкъдим итеп, шуны исбатладылар да инде.
Гадәттәгечә, иң күп эшләр «Туган якны өйрәнү. Тарих һәм дөнья сәнгате мәдәнияте» секциясендә булды. Быел конференциядә катнашучылар күтәргән темалар арасында көнүзәк мәсьәләләр дә бар иде. Балалар герой якташларыбыз, танылган кешеләр, кече Ватаныбыз традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Бу номинациядә 3–6 сыйныф укучылары арасында җиңүче – Караякуп мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Алена Оруджева шул авылдан җиде якташыбызның атаклы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясендә сугышка китүе турында мәгълүматлар алган һәм Әхнәф Йосыповның сугышчан казанышлары белән тулырак танышкан. Ә Бишкәҗә мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Алия Гәрәева (7–11 сыйныф укучылары арасында җиңүче) якташыбыз – БАССРның атказанган артисты, Башкортстанның флейта мәктәбенә нигез салучы Җүдә Нәүширванова турында сөйләде.
Пионерлар һәм укучылар йортының техник иҗат бүлегендә шөгыльләнүче балалар «Информатика, математика, физика, инженер тикшеренүләре» секциясендә укучыларга космос, башкортларның гореф-гадәтләре турында күбрәк белергә ярдәм итүче электрон уеннар булдыру буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр. Биредә Камил Ибраһимов җиңүче булды.
«Шунгит – киләчәкнең адсорбцион материалы», «Кышын канатлы дусларым», «Өй шартларының тропик күбәләкләрне үрчетүгә йогынтысы», «Хәзерге заманда алмазлы мозаика», «Стимпанк» стилендә арт-объект» кебек эшләр жюри әгъзаларында зур кызыксыну уятты.
Конференция нәтиҗәләре буенча һәр секциядә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, аларның эшләре республика бәйгеләренә җибәреләчәк. «Лингвистика. Икътисад, социология, финанс белем» секциясендә гимназиянең 5нче сыйныф укучысы Ярослав Максимов, «Химия-биология юнәлеше (3–6 сыйныф)» – Стефания Корбангалиева (Алкин-2 мәктәбе, 4нче сыйныф), «Химия-биология юнәлеше (7–11 сыйныф)» секциясендә Полина Жукова (Пионерлар һәм укучылар йорты, 10нчы сыйныф) җиңү яуладылар.
Һәр балада әллә ничә төрле сәләт бар, аны күрә белергә һәм үстерергә генә кирәк, ә нәтиҗә озак көттермәс.