

Кемгәдер кар яву – шатлану өчен бер сәбәп булса, ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен уңайсызлыклар тудыра һәм авыр сынау булып тора. Янәшәдә ярдәмгә килергә якыннары булмаган яки сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аеруча авырга туры килә.
Шуңа күрә «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Кар десанты» акциясе башлану турында игълан итә һәм битараф булмаган гражданнарны игелекле эшкә кушылырга чакыра. Әлеге үзәктә йорт алларында кар көрәүгә мохтаҗ булган кешеләрнең исемлеге төзелгән. Ярдәм күрсәтергә теләгән волонтерларга 2-04-60 телефонына яки 8-987-495-2992 номеры буенча (Эльвира Робертовна) шалтыратырга кирәк.