Чишмэ
+16 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
12 Февраля 2022, 13:59

Районда 400 меңенче янгын хәбәрчесе куелды

Арслан авылында яшәүче гаиләгә янгын турында хәбәр итүче, исәп буенча 400 меңенче җайланма куелды. Зөлфирә һәм Физзат Бәшәровлар – икесе дә пенсионер-укытучылар, биш яшьлек оныкларын тәрбиялиләр. Аларга гаиләләре «сугыш чоры балалары» категориясенә кергән өчен янгын хәбәрчесе бушлай бирелгән.

Районда 400 меңенче янгын хәбәрчесе куелдыРайонда 400 меңенче янгын хәбәрчесе куелды
Районда 400 меңенче янгын хәбәрчесе куелды

«Без Арслан авылында 1968 елда өйләнешкәннән бирле яшибез. Мин Мишкә районыннан, ә тормыш иптәшем – Тәтешледән. Хезмәт кенәгәбездә Арслан мәктәбе укытучылары булуыбыз турында бер генә язу бар. Хәзер лаеклы ялдабыз. Улыбызга оныгыбызны тәрбияләргә булышабыз, ул безнең белән яши һәм авылда балалар бакчасына йөри. Аның өчен җаваплылык тоябыз, сәламәт тормыш рәвеше алып барабыз, әмма өлкән яшьтәбез инде, шуңа күрә хәвефсезлек тәэмин итү мөһим. Кухняда бер җайланма бар инде, бүген икенчесен залга урнаштырдылар, – дип сөйләде Зөлфирә Муллагалим кызы.

Республика Башлыгының «Төбәкне социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешләре турында»гы указы белән 2024 елга кадәр янгын турында хәбәр итүче 400 мең прибор (АДПИ) куелырга тиеш. Аны үтәү максатында Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты тарафыннан бик зур эш алып барылды, районнарда бушлай янгын хәбәрчеләре куелды.

Тантаналы чарага – 400 меңенче җайланманы куюга Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров үзе килде. Ул Бәшәровлар гаиләсенә АДПИ гына түгел, ә утсүндергеч тә тапшырды.

«Статистика буенча, сигнализация эшләгән очракта, фаҗигаләрнең 95 процентын булдырмый калырга мөмкин. Башкортстан үз халкын (12 категория буенча) бюджет акчасы хисабына янгын турында хәбәр итүче приборлар белән тәэмин итүче бердәнбер төбәк булып тора. Электән аны бары тик тугыз категория гражданнар гына бушлай ала иде», – дип билгеләп үтте Фәрит Риф улы.

Аны алу өчен 9дан 18 сәгатькә кадәр 8 (347) 272-00-24 телефоны буенча Янгыннарны кисәтү үзәгенә шалтыратып яки  электрон почта аша (centrppu@ppsrb.ru)  гариза бирергә кирәк.

Янгын хәбәрчесен куллану авыр түгел, аны кую өчен махсус оешма хезмәткәрләрен чакыру таләп ителми, сатып алып мөстәкыйль рәвештә урнаштырырга да мөмкин.

Районда 400 меңенче янгын хәбәрчесе куелды
Районда 400 меңенче янгын хәбәрчесе куелды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас