

Исегезгә төшерәбез, әлеге курслар Президент грантлары фондын финанслау ярдәмендә «Гасыр яшә – гасыр укы» проектын гамәлгә ашыру барышында үтә.
– Хәзерге заманда компьютерсыз һәм телефонсыз булмый. Мин дә компьютерга өйрәтү курсы белән кызыксындым, – диде 72 яшьлек Фира Багданова.
– Әйе шул, хәзер бит коммуналь хезмәтләр өчен өйдән чыкмыйча да түләргә мөмкин, кул астында телефон һәм интернет булу җитә, – дип сүзгә кушылды аның белән бер партада утырган күршесе.
Фира Гаяз кызының тормыш иптәше Наҗәт Гәрәй улы да әлеге курсларга йөргән.
– Ул беренче төркемдә укыды, әлеге курслар турында аңардан белдем дә инде. Мине дә чиратка яздырырга куштым. Озак еллар районның мәгариф идарәлегендә бухгалтер булып эшләдем, шуңа күрә компьютердагы эш программалары белән генә танышмын. Ә биредә безне курсордан башлап интернетта һәм төрле программаларда эшләүгә кадәр өйрәтәләр. Беренче дәрестә клавиатура алфавиты белән таныштык. Хәзер өйдә дә телефон аша төрле рецептлар эзлим, бик уңайлы. Сүзләрне хаталы җыйсам, смартфон үзе төзәтеп куя, – диде ул.
Аның сүзләренә караганда, компьютер курслары – өлкән яшьтәгеләргә технологияләр дөньясын өйрәнү, шулай ук үзең кебек «укучылар» белән аралашу мөмкинлеге бирә, чөнки хәзер мәгълүмати технологияләр гасырында барысы да үзгәрә.
– Хәзер, элекке кебек, төймәле телефоннар юк инде. Хәтта курсларга йөрүчеләрнең дә смартфоннары сенсор экранлы, – ди Фира Гаяз кызы.
Әлеге вакытта компьютер курсларында 16 кеше белем ала. Чишмә һәм Дурас авыл Советлары биләмәләре башлыклары Әкрам Туктаров белән Фәнил Заманов та әлеге курсларга йөреп белемнәрен арттырырга булганнар.