Чишмэ
+20 °С
Ясно
Безнең тирә-як мохит
29 Января 2022, 09:24

Слакта – барсы да бер-берсенә күршеләр

15 гыйнварда Слак авылында урам бәйрәме – Күршеләр көне үтте.

Слакта – барсы да бер-берсенә күршеләрСлакта – барсы да бер-берсенә күршеләр
Слакта – барсы да бер-берсенә күршеләр

Кар явуга һәм буран чыгуга карамастан, катнашучылар күп булды – алар арасында авыл халкы да, кунакка кайтучылар да бар иде. Алар кайчандыр авылдан чыгып китеп читтә – башка шәһәрләрдә һәм авылларда гомер кичерсәләр дә, туган як турындагы хатирәләрне һәрвакыт йөрәкләрендә саклыйлар.

Слак – нибары бер урамы булган кечкенә генә авыл. 37 йортта йөздән артык кеше – Калкамановлар, Хәмидовлар, Хәйровлар, Якуповлар, Баһрамовлар, Ямалиевлар, Мөслимовлар, Галимовлар һәм Рәҗәповлар яши.

Авыл халкы мал-туар асрап, яшелчә үстереп көн күрә. Һәр хуҗалыкта диярлек умарта бар. Тумышы белән шушы авылдан булган абыйлы-энеле Линур һәм Ләбиб Ирназаровлар да умартачылык белән шөгыльләнә. Линур Рәис улы туган авылына күчтәнәчләр белән кайткан, үз продукциясеннән күргәзмә ясап җибәргән. Сүз уңаеннан, чараны оештыручылар – Үрге Тирмә китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре дә милли ризыклар, эчемлекләр, кул эшләре, эшләнмәләр белән өстәл әзерләгәннәр, җырлар һәм шигырьләр бәйгесе оештырганнар.

Бәйрәмгә Үрге Тирмә, Түбән Тирмә һәм Благовар районының Ямакай авыллары халкы да килгән иде, чөнки Слак бу район чигендә урнашкан.

Күршеләр бергәләп самавыр чәе эчтеләр, пылаудан авыз иттеләр. Күңел булганчы сөйләшеп, аралашып, яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар. Күршең белән тату яшәү – күркәм гамәл.

– Әлеге чара Мәдәни мирас елы барышында үткәрелде, халык гореф-гадәтләрен күрсәтергә теләдек, – дип билгеләп үтте Үрге Тирмә Мәдәният йорты мөдире Флорида Байкова.

Слакта – барсы да бер-берсенә күршеләр
Слакта – барсы да бер-берсенә күршеләр
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас