Чишмэ
+13 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
26 Января 2022, 05:58

Таеп егылудан сакланыгыз

Кыш имгәнүләрнең төп сәбәбе – ашыгып атлау һәм бозлавыкта таеп егылу. Кышкы айларны травматологлар өчен кызу чор, дип юкка гына әйтмиләр бит.

Таеп егылудан сакланыгызТаеп егылудан сакланыгыз
Таеп егылудан сакланыгыз

Ничек таеп егылудан сакланырга һәм Алкинда яшәүче Андрей Литовченко кебек табибка эләкмәскә соң?

«Яңа елның дүртенче көне иде. Гаилә белән урамда йөреп керергә һәм шугалакка барырга булдык. Кичке унберләр тирәсе иде инде. Мин хәтта тимераякка да басмадым, баламның ничек йөрүен генә карап тордым. Кинәт ул таеп китте, һәм мин аны җайсыз итеп тотып калдым. Нәтиҗәдә, бармагым сынды. Үзем дә спорт белән актив шөгыльләнәм, әмма, күрүегезчә, бу ярдәм итмәде. Шунда ук Дим бистәсенә киттем, анда сынган урынны бәйләп гипс салдылар. Бәйрәмнәрдән соң үзәк район дә-ваханәсенә консультациягә килдем»,  дип травматолог бүлмәсендә егылу тарихын сөйләде Андрей. 

Аны яшь травматолог-ортопед Илвир Измәгыйлев кабул итте. Дәваханәдә ул 2019 елдан бирле эшли, бер сменада утызлап авыруны кабул итә. Кешеләр кыш көннәрендә бозлавык, игътибарсызлык, өлкәннәрдә хроник авыруларның кискенләшүе сәбәпле мөрәҗәгать итә.

– Күбрәк өлкән яшьтәгеләр имгәнә һәм егылу алар өчен аеруча куркыныч, дип әйтергә була. Кеше олыгая барган саен скелет төзелешендә үзгәрешләр күзәтелә, сөякләрнең ныклылыгы кими. Шуңа күрә егылганда җиңел генә йөкләнеш булса да, умыртка һәм бот сөяге сынарга мөмкин. Биек үкчәле аяк киеме кию дә зыянлы, – ди травматолог.

Илвир Измәгыйлев хастаханәдә күптән түгел генә эшләсә дә, үзен уңай яктан гына күрсәтергә өлгергән. Авырулар булмаган арада аның белән бераз сөйләшеп алырга да өлгердек.

Ул максатлы юнәлеш буенча Башкорт дәүләт медицина университетында укыган. Балачактан табиб булырга хыял-ландыңмы, дигән сорауга, хәзерге заманда абруйлы булганга күрә әлеге һөнәрне сайладым, дип җавап бирде. Гимназиянең югары сыйныфында ук Башкорт дәүләт медицина университетына укырга керергә әзерләнгән. Беренче өч елны бары тик уку белән шөгыльләнгән. Дүртенче курста гына, шәфкать туташлары әзерләү буенча имтихан тапшырганнан соң, Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең нев-рология бүлегенә эшкә урнашкан. Иртән медуниверситетта белем алган, сәгать 4тән алып иртәнгә кадәр дәваханәдә булган. Һәм шулай берничә ел дәвам иткән. Бишенче курста хирур-гияне һәм травматологияне өйрәнә башлагач, белгечлек сайлау турында карар кабул иткән. Һәм моңа бер дә үкенми.

– Неврологиядә хроник авырулар һәм аларны еш кына тулысынча дәвалап булмый, бу очракта пациентның хәлен җиңеләйтү генә ихтимал. Ә хирургиядә һәм травматологиядә без үз хезмәтебезнең нәтиҗәсен күрә алабыз. Әлеге белгечлек менә шул ягы белән җәлеп итте дә инде. Мин интернатура узган хәрби госпиталь коллективына бик рәхмәтлемен, – ди Илвир Илдар улы.

Аның сүзләренә караганда, кышын урамда бик сак булырга кирәк.  Кеше егылганда инстинктив рәвештә кулын алга сузып, гәүдәсенең бар авырлыгы белән килеп төшсә, имгәнәсен көт тә тор. Шуңа күрә дөрес егыла белергә кирәк.

Һәр нәрсәнең тәртибе булган төсле, таеп киткәндә егылуның да үз тәртибе бар. Бозлавыкта таеп китеп дөрес егылганда, сөяк сынудан сакланып калып була. Түбәндәге киңәшләрне истә тотсагыз, кышыгыз имгәнүләрсез узып китәр.

Егыла башлавыгызны сизүгә тиз арада чүгәләргә тырышыгыз, чөнки бөтен гәүдә белән егылуга караганда, утырган очракта имгәнү куркынычы азрак. Шунлыктан өйдә чүгәләү һәм басу (приседание) күнегүен еш ясагыз, сезнең буыннарыгыз әлеге күнегүне «истә калдырырлык» булсын.

Егылганда иң куркынычсызы эмбрион позасына керү. Монда муен – иңбашына, ияк – күкрәккә, терсәкләр гәүдәгә таба «җыела». Шул ук вакытта тезне бөгеп өлгерергә дә кирәк.

Сөяк сынудан саклану максатында тәнне йомшартырга түгел, киресенчә, бераз катырып куярга кирәк. Гәүдә «катырылмаган» булса, төп көч сөяккә төшеп, аны сындырырга мөмкин. Ә бәрелү, тукымалар зарарлану сөяк сынуга караганда тизрәк төзәлә.

Таеп егылганда бик нык бәрелсәгез, берәр җирегез түзәлмәслек булып авыртса, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегез атлый алмасагыз, тирә-юньдәгеләрдән ярдәм – якындагы травмпунктка кадәр илтеп кую-ларын сорарга яки ашыгыч ярдәм чакыртырга оялмагыз. Медицина ярдәме сорап беренче тәүлектә үк мөрәҗәгать итү мөһим, шул рәвешле авыр өзлегүләрдән һәм озак дәваланудан котылырга мөмкин.

Таеп егылудан сакланыгыз
Таеп егылудан сакланыгыз
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас