

– Әлеге вакытта алар белән актив рәвештә бәйгеләргә әзерләнәбез, проектлар эшлибез, – дип хәбәр итте берләшмә җитәкчесе Лиана Әюпова.
Без барганда техник иҗат бүлегендә шөгыльләнүче балалар – Амелия Ганиева, Карина Кудрявцева һәм Данил Баһаветдинов бик мавыгып ноутбуктан нәрсәдер карыйлар иде.
– Бу түгәрәк турында экскурсиягә килгәч белдем. Сыйныфташлар белән бергә кабинетларны карап
йөрдек, анда безгә һәр берләшмә турында сөйләделәр һәм түгәрәккә йөрергә теләмисезме, дип сорадылар. Миңа бик ошады, үткән елның сентябреннән түгәрәккә йөри башладым. Анимацияләр һәм уеннар ясый беләм, – диде унбер яшьлек Данил.
Данилның сүзләренә караганда, аңа компьютер уеннары эшләү ошый. Район бәйгесендә ул «Scratch» визуаль программасы ярдәмендә башкорт халкының милли ризыгын төшерү буенча беренче урын алган. Ә «Росток» тикшеренү эшләре VI Ха-лыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясендә ул «Кибер-тикшеренүче» номинациясендә бронза призер булган.
IT-технологияләр белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә. Амелия Ганиева белән Карина Кудрявцева бирегә ахирәтләре киңәше буенча килгәннәр.
– Бу түгәрәккә икенче сыйныфтан башлап йөрим, әлеге вакытта 5нче мәктәпнең 3А сыйныфында укыйм. Анимацияләр, төрле уеннар эшли алам. Мәсәлән, этләр, үз тормышы турында сөйләүче кыз турында анимация ясадым. Шактый җиңел эшләнә. Башта атамасын язабыз, аннары алгоритмны куеп галкага басам, шуннан соң компьютер анимация күрсәтә, – дип сөйләде тугыз яшьлек Амелия.
– Мин дә төрле анимацияләр, мәсәлән, берәр кызның туган көне, ничек яшәве, йорт хайваннары турында мультфильмнар эшләргә, шулай ук яңа һәм кызыклы нәрсәләр өйрәнергә яратам, – диде өченче сыйныф укучысы Карина.
Берләшмә җитәкчесе Лиана Илдус кызы сүзләренә караганда, программалар аңлаешлы, аның белән төрле яшьтәге балалар эшли ала. Аның дәресләренә хәтта беренче сыйныф укучылары да йөри. Алар «Scratch» визуаль программалаштыру белән онлайн шөгыльләнә, ә югары сыйныфлар «Pascal» һәм «Python» кебек катлаулырак программаларга өйрәнәләр.
– Балалар менә шулай бәләкәйдән үк технологияләр дөньясы белән кызыксыналар. Әйткәндәй, алар белән космик һәм туган якны өйрәнү юнәлешләре буенча төрле проектлар оештырабыз.
Мәсәлән, әлеге вакытта Чишмә районының истәлекле урыннары буенча юл күрсәткече конструкциясен төзибез. Укучылар логикага нигезләнеп фикерләргә генә түгел, ә мультимедиа һәм команда белән эшләү күнекмәләренә дә өйрәнәләр. Программалаштыру нечкәлекләрен белү информатика буенча имтихан тапшырырга һәм интернет-технологияләр өлкәсендә белем алырга җыенган укучыларга бигрәк тә кирәк булачак, – дип билгеләп үтте ул.