+16 °С
Дождь


«Мәчетле тормышы» район гәзите хәбәр итүенчә, берәүләрнең сыеры бозаулый алмыйча озак җәфаланган. Хуҗалар ветеринар табиб Булат Әлимбаевны ярдәмгә чакырганнар. Бозау дөньяга килгәч, аның дүрт күзе, ике борыны һәм ике авызы булуын күреп барысы да аптырашта калган, – дип хәбәр ителә. Шундый искитәрлек хәлгә дәлил итеп бозауның фотосы да куелган. Малкайны коткара алмаганнар, ул тугач та үлгән.