Чишмэ
+13 °С
Дождь
Безнең тирә-як мохит
21 Января 2022, 07:35

Кыш бабай-полицейский

Күптән түгел Келәш авылында Чишмә районы Дәүләт автоинспекциясе, «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм урындагы Мәдәният йорты белән берлектә «Кыш бабай-полицейский» акциясе үткәрелде.

Кыш бабай-полицейскийКыш бабай-полицейский
Кыш бабай-полицейский

Әлеге чара «Игътибар – балалар!» кисәтү операциясе барышында оештырылды. Балалар Кыш бабай һәм Карсылу белән бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрделәр, биеделәр, җырладылар һәм кызыклы уеннар уйнадылар. Чишмә районы буенча Эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспекторы Әлфия Вәлиева Кыш бабай белән бергә нәниләргә юлда йөргәндә һәм чана шуганда сак булу кирәклеге турында сөйләделәр, шулай ук машинада барганда балалар өчен кәнәфигә утыру һәм хәвефсезлек каешларын эләктерү мөһимлеген дә искә төшерделәр.

Кыш бабай белән Карсылу барысын да Яңа ел белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Кыш бабай-полицейский
Кыш бабай-полицейский
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас