

Анда намуслы хезмәтләре белән районыбызның чәчәк атуына өлеш керткән якташларыбызның фотолары эленгән. Мостай Кәрим, Рәис Асаев, Әнәс Байбурин, Георгий Игошин, Гайният Галиәкбәров, Вәгыйз Якупов, Любовь Костусенко, Шәрифулла Нәсибуллин, Виктор Пронин, Фәүзи Әсәдуллин һәм Риф Сәхәбетдиновның фотолары «Шәрәфле гражданин» исемен бирү хронологиясе буенча урнашкан.
Галерея ачылу чарасына Фәүзи Әсәдуллин белән Любовь Костусенко да чакырылды. Алар 1нче мәктәпнең 10А сыйныф укучылары алдында чыгыш ясадылар.
– Балалар, барысы да үзегездән тора, туган ягыбыз геройларыннан үрнәк алыгыз. Сезгә сәләтегезне күрсәтү өчен бик зур мөмкинлекләр бар, уңышлар телим, – дип укучыларга мөрәҗәгать итте Любовь Костусенко.
Галереяны район Хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең генераль директоры Айдар Якупов ачты.
2021 елда якташыбыз, авиация генерал-майоры, Рәсәй Федерациясенең атказанган хәрби очучысы, Рәсәй Герое Риф Сәхәбетдинов Чишмә районының унберенче шәрәфле гражданины булды.
Әйткәндәй, музей директоры Радик Әхмәдиев геройның тормышы һәм батырлыгы турында экспозиция булдыруда ярдәм күрсәтүләре өчен «Чишмә торак сервисы» җәмгыяте директоры Эдуард Илаловка һәм Чишмә районының хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәевка рәхмәт белдерде.
Шул ук көнне музейда интерактив киоск тәкъдим ителде, аны алуда Корылтай депутаты Айдар Якупов ярдәм итүен билгеләп үтик. Унынчы сыйныф укучылары бу сенсорлы мәгълүмат җиһазын кулланып карарга ашыктылар.
– Бу компьютерның хәтере зур, анда төрле экспонатлар турында мәгълүмат урнаштырырга мөмкин. Һәм бу мәгълүматлар өстәлеп торачак. Мондый җиһаз яңа дәрәҗәгә чыгарга һәм яшь аудиторияне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Чөнки музейларның төп роле мәгълүмат бирүгә һәм яшь буынны герой якташларыбыз үрнәгендә тәрбияләүгә кайтып кала. Музейга килгән укучыларыбыз туган як, районыбыз казанышлары һәм күренекле якташларыбыз белән горурлансыннар иде, дип үз теләкләрен җиткерделәр музей хезмәткәрләре.