

2021 ел ахырында, 29 декабрьдә, Чишмә поселогының Үзәк урамы, 24 адресы буенча урнашкан йортка 11 гаилә күченде. Район Хакимияте башлыгы Ришат Мансуров аларга тантаналы шартларда фатир ачкычлары тапшырды.
Яңа фатир алучыларның берсе – Екатерина Хәйдәрова. Ул Тимер юл урамында 28 ел яшәгән. Яңа йорттан аңа алмашка ике бүлмәле фатир биргәннәр.
– Безнең торакны күптән авария хәлендә дип таныдылар, бу фатирны озак көттек, өметне өзгән идек диярлек, әмма ел азагында могҗиза булды – Яңа елны яңа фатирда каршыладык, – дип сөенә Вилена Вәлиуллина.
Элекке иске барактан күченгән Альбина Халикова да шатлык яшьләрен тыялмыйча яңа өйне көтүләре, ике кечкенә бала белән гомуми мәйданы 26 квадрат метр булган ике бүлмәдә ничек яшәүләре турында сөйли.
«Безгә октябрь аенда ук күчерәчәкләрен хәбәр иттеләр. Өч ай диярлек «чемоданнарда» яшәдек, төннәрен тынычлап йоклый алмадык», – дип тәэссоратлары белән уртаклашты ул.
Ә 29 декабрьдә инде алар яңа фатир ачкычлары алганнар, шул ук көнне күченүче гаиләләр дә булган. Яңа 2022 елны барысы да яңа урында каршы алганнар.
Авария хәлендәге торак фондын мониторинглау үзәге директоры вазифасын башкаручы Виталий Гайдук сүзләренә караганда, республикада узып баручы елда гына да адреслы һәм адрессыз программалар буенча якынча 37 мең квадрат метр булган авария хәлендәге йортлардан гражданнар күчерелгән. Барлыгы 300 мең квадрат метр торак авария хәлендә дип табылган. Чишмә районында халык күчерелергә тиешле якынча 5 процент, ягъни 10–11 мең квадрат метр торак мәйдан бар.