Бу көнне иң тәмле сыйларны әзерлиләр, бер табын артына җыелалар, кунаклар килә, котлаулар яңгырый, бүләкләр тапшырыла.
Раштуа – ул Христосның туган көне. Изге китапта язылганча, аның тууы алдан ук билгеле була, юлаучыларга ул күктәге йолдыз булып күренә. Алар инде күптән коткаручы туачак дип тилмереп көтәләр. Йолдыз күрсәткән юл буенча мәгарәгә тап булалар, изге кыз Мариянең Аллаһ улын тудырганын күрәләр. Бала сарыклар тагарагында ята. Аңа алтын, асылташлар, ладан, кыйммәтле майлар кебек төрле бүләкләр алып киләләр. Ул вакытта Ирод исемле патша яшәгән. Халыкны коткаручы туачак дигән хәбәр, билгеле, аңа ошамый, борчуга кала. Аны үтерергә дигән фәрман да бирә, ләкин баланы саклап калалар. Шулай да, риваятьләргә караганда, 2 яшькә кадәр 12 меңнән артык сабый үтерелә.
Раштуа бәйрәменең нинди йолалары бар соң? Раштуага кадәр бер ай дәвамында христианнар ураза тота. Ит, сөт, йомырка ашау тыела, бары тик үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән тукланалар. Су, чәйне теләгәнчә эчәргә мөмкин.
6 гыйнвар төнендә ураза тәмамлана. Бу көн Раштуаны каршылауга әзерләнү белән үтә. Мунча ягыла, өй җыештырыла, матур, чиста киемнәр киелә. Кичке сәгать 11ләрдә төнге бәйрәм келәвен тыңларга чиркәүгә баралар. Башта келәү әйтелә, бәй-рәм гыйбадәте үтәлә, аннары чистарыну була. Христосның каныһәм тәне итеп «Кагор» шәрабына манылган икмәк кисәге авыз ителә. Кешеләр бу вакытта үзләренең языкларын әйтә, догалар укыла. Раштуа вакытында чиркәүгә бару зарури. Керәшен чиркәүләрендә келәүләр саф татарча әйтелә. Шәм үлгәннәр рухына, үзеңнең, якыннарыңның сәламәтлеге өчен куела.
Чиркәүдә мәрхүмнәр һәм исәннәр өчен аерым шәм урыннары бар. Теге дөньядагы туганнарның, ыруның языклары кичерелеп, оҗмахка эләгүләрен теләп, бергәләп тә, аерым да дога укыла. Чиркәүгә бу көнне халык бик күп җыела. Өйдә дә ул көнне шәмнәр куела. Шәм яктысы, аның төтене өйне чистарта, уңай энергия бирә, бу йорттан шайтаннарны куа, өй чистарына, тынычлык иңә, дигән ышаныч бар. Шәм яндырганда теләкләр әйтәләр, исәнлек-саулык, иминлек сорыйлар.
Сочельник
Раштуа уразасыннан соң, православлар 6 январьне Сочельник буларак билгеләп үтә.
Сочельник «сочиво» сүзеннән ясалган. Сочиво ул – дөге, йөзем һәм балдан ясалган ураза ризыгы. Ураза тотучылар уразаның соңгы көнең, 6 гыйнварда көне буе ашамаска тырыша. Кичен чиркәүдән келәүдән кайтканнан соң, шушы сочиво белән авыз ачалар. Ә аның алдыннан кеше иртәдән кичкә кадәр бер ризык та капмыйлар. Авыз ачу боткасын (сочельник) күктә беренче йолдыз күренгәч кенә ашарга ярый. Шуңа күрә, 6 гыйнвар – Раштуа сочельнигы дип атала. Шулай ук, Качману бәйрәме алдыннан да, 18 январь көнне, Качману Сочельнигын билгеләп үтәләр. Керәшеннәрдә сочиво, кутья пешерү йоласы бик аз күзәтелә. Өлкән буын керәшеннәр Раштуаны Авыз ачкан көн дип тә атый.
Раштуа көне тугач, өйгә итле ризыклар исе чыга башлый. Менә шушыннан инде кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, йөзек салышлар һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана.
Күпьеллык күзәтүләрдән чыгып, Раштуа көненә карата халыкта төрле сынамышлар йөри.
Менә аларның кайберләре:
Бу көнне кар яуса, иген уңышы мул була.
Җил карны себертсә, байлык, муллык килә.
Өй кыегына кар ятса, арыш һәм печән биек булып үсә.
Буран булса, умарта оясы яхшы аера.
Раштуада агачлар бәсләнсә – бөртекле ашлык, төн аяз булса – борчак, чана юлы шома булса - карабодай уңа.
Тәрәзәдәге арышка охшаган бизәкләр аска таба салынып торса, яхшы уңыш булачагына ишарә.
Раштуадан соң һава ничек торса, Питраудан (12 нче июль) соң да шулай килә.
Святки
Яңа елны каршылаганнан соң инде күптәннән Святки исемен йөрткән иң күңелле, серле вакыт башлана. Юкка гына бу көннәрдә халык бер-берсенә кунакка йөрмәгән, Раштуа белән котлаганнар, колядалар җырлаганнар. «Коляда» йоласы бөтен Рәсәй буйлап танылган: һәр йорт тәрәзәсе төбендә алда киләчәк елда хуҗалыкка муллык теләп, җырлаучыларга прәннекләр, бөкәннәр, тәм-томнар, вак акчалар бүләк итеп биргән хуҗаларны зурлаганнар, мактаганнар.
Керәшен тәбәсе
Тәбә Пасха, Питрау кебек олы бәйрәмнәрдә, туй, бәби чәйләренә генә пешерелә.
Аның өчен сөт, күкәй, тоз, шикәр комы, чүпрә, он кирәк була. Ярты литр җылы сөткә 8 күкәй, сылама гына итеп бер аш кашыгы тоз, ике аш кашыгы шикәр комы, бер пачка коры чүпрә һәм 4 стакан он салып болгаталар. Җылы урынга куеп ике сәгать кабарталар да майланган табага салып, 45 минутка газ миченә куялар. Пешеп чыкканнан соң өстенә мул итеп эретелгән атланмай салалар. Аның бөтен хикмәте дә шушы маенда инде. Ул чеп-чи майда гына булырга тиеш. Керәшен тәбәсен табынга пирог кебек ромбик формасында кисеп чыгарасың. Мае агып торган әлеге ризык чынлап та телеңне йотарлык бик тәмле була.
Ә Бакалы районында яшәүче керәшеннәрнең олы бәйрәм көннәреннәрендә иң кадерле кунакларга пешерелә торган иң олы сые – тары ярмасы һәм бүтәкәле кыстыбый.