Чишмэ
+27 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
4 Января 2022, 09:14

Чишмәдә Кыш бабайлар парады узды

Чишмәдә икенче ел рәттән Кыш бабайлар парады үтте.

Чишмәдә Кыш бабайлар парады уздыЧишмәдә Кыш бабайлар парады узды
Чишмәдә Кыш бабайлар парады узды

Бу көнне ару гына салкын булды, суык урамда йөргән халыкның бит очларын алсуландырып, чеметтереп алды. Чөнки кыш галиҗәнапләре хакимлек итә башлады, 25 декабрьдә Чишмәгә төрле «илләрдән» Кыш бабайлар килде. Поселок урамнары буйлап йөзләгән Кыш бабай үтте. Әлеге чараны оештыручылар мәдәният өлкәсендәге дөньякүләм  вакыйга – Фольклориадага бәйле тематиканы сайлап алдылар.

Кыш бабайлар парады район Мәдәният сараеннан башланды. Алар Дуслык проспекты, Ленин, Чернышевский һәм Киров урамнары буйлап үттеләр. Әкияти бабайларны һәр җирдә шатланып, елмаеп каршыладылар.

– Безнең өчен зур сюрприз булды бу. Без «Малышок»ка – мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрибез, бүген боз шәһәрчеген карарга килгән идек, ә монда шундый шәп тамаша бара! – диде Калмаш авылыннан игезәк малайлар – Әсхәт белән Әскәрнең әнисе Алисә Байкова.

Малайлар шатлана. Бер-берсен бүлеп: «Әни, карале күпме Кыш бабайлар! Күрегез – Убырлы карчык та бар! Ә алар кая киттеләр?», – дип берсен-берсе бүлеп тәэссоратлары белән уртаклашалар. 

Ә шул арада Кыш бабайлар һәм аларның онык-лары – Карсылулар әкият геройлары белән бергәләп Тарих-крайны өйрәнү музее янындагы мәйданга якынлаштылар. Баш Кыш бабай кар чанасында килеп тукталды. Парадны район Хакимияте башлыгы Ришат Мансуров кабул итте.

– Хөрмәтле чишмәлеләр! – дип мөрәҗәгать итте Ришат Әнис улы. – Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне! Бүген биредә боз шәһәрчеге ачабыз. Ул балаларга һәм өлкәннәргә бик күп шатлык алып килсен!

Кыш бабайлар бүген бөтен район буенча үз эшен башлаячак. Моның өчен барлык кирәк-яраклары – бүләкләре, уеннары, җырлары-биюләре, мәзәк-көлкеләре бар! Кыш бабайның һөнәре – кешеләрне бүләкләр белән сөендерү, – диде ул. 

Бу көнне муниципалитет башлыгы Ришат Мансуров уку алдынгыларын да котлап бүләкләр, 1нче, 5нче һәм Алкин мәктәпләре директорларына өр-яңа автобус ачкычлары тапшырды.

Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды, әкият персонажлары чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрделәр, соңыннан бергәләп биеделәр. Аларга тамашачылар да кушылды. Халыкның озак тараласы килмәде – үзләренә ошаган Кыш бабайлар һәм Карсылулар белән бергәләп фотога төшүчеләр күп булды.

Көн салкын булуга карамастан, күңелләрне Яңа ел кәефе җылытты.

Парад тәмамланганнан соң Кыш бабайлар оныклары белән үз оешмаларына юл тоттылар, чөнки аларның башка һөнәре дә бар – кемдер мәдәният хезмәткәре, укытучы, балалар бакчаларында тәрбияче яки башка төрле һөнәр иясе. Аларны анда да көтәләр иде...

 

Чишмәдә Кыш бабайлар парады узды
Чишмәдә Кыш бабайлар парады узды
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас