

31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр чишмәлеләр район Мәдәният сарае янына Яңа ел концертына чакырыла.
1 гыйнвар Сәламәтлек көненә багышлана. Пионерлар һәм укучылар йорты янында сәгать 12дә «Вәгъдәләр узышы» марафоны була, ә Ленин паркындагы спорт мәйданчыгында скандинавия йөреше дәресе башлана.
2 гыйнварда Парк, Киров һәм Ленин урамнарында балалар өчен уеннар, викториналар һәм бәйгеләр оештырыла. Шундый ук чаралар 3 гыйнварда – Тынычлык һәм Киров урамнарында, 4 гыйнварда – Киров һәм Ленин урамнарында, 5 гыйнварда – Ленин урамында, 6 гыйнварда Парк урамында узачак. Бу көннәрдә Чишмә поселогының хоккей мәйданчыкларында тимераякта шуарга мөмкин.
2–16 гыйнварда чишмәлеләрне район Мәдәният сарае янында уеннар, бәйгеләр һәм аттракционнар көтә. Чишмә районының һәм поселогының барлык хоккей тартмачыклары бу көннәрдә тимер аякта шуарга чакыра.
Әйткәндәй, 3 һәм 4 гыйнварда район Мәдәният сараенда «Бәйрәм ыгы-зыгысы» дип аталган Яңа ел тамашасы узачак. 3 гыйнварда 11.00–13.00гә кадәр «Приуралье» хоккей тартмасында үтәчәк хоккей, кышкы футбол буенча яңа ел турнирлары Чишмә спортчыларына күңелсезләнергә ирек бирмәс.
Шул ук көнне иртәнге сәгать 11дә һәвәскәр балыкчылар балык тоту ярышларында катнаша ала.
6 гыйнварда район буенча «Күңелле ниятләр көне» үткәрү планлаштырыла, программада – уеннар, чаңгыда кышкы урманга экскурсияләр, күңел ачу чаралары. 6сыннан 7 гыйнварга каршы төндә Чишмәдә Успение чиркәвендә бәйрәм гыйбадә-те узачак.
11 гыйнварда Чишмәдә Бөтендөнья «Рәхмәт» көненә багышланган чаралар булачак, аның барышында Башкортстанның медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерү акциясе үткәрелә. Чишмә үзәк район дәваханәсе каршындагы мәйданда Мәдәният сарае хезмәткәрләре катнашлыгында бәйрәм концерты була.
«Врачам говорим спасибо! Онлайн» флэшмобы барышында һәркем #Спасибоврачам#Чишминский район хештегы астында табибларга рәхмәт белдерә ала.
Ә Киров урамы, 19 адресы буенча чишмәлеләрне «Гаилә» районара үзәге үткәргән кышкы күңел ачу чаралары көтә.
13 гыйнварда район Мәдәният сараенда «Иске Яңа елда» тамашасы булачак.