Чишмэ
+12 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
29 Декабря 2021, 06:20

Бәйрәм алды мәшәкатьләре

Яңа ел бәйрәмен каршыларга нибары берничә көн калды. Җиңү паркында Яңа елның төп атрибуты – төрле төстәге шарлар һәм гирляндалар белән бизәлгән яшел чыршы балкып утыра, биредә әкияти җанварларның боздан ясалган скульптуралары да куелган. Боз шәһәрчеге әле төзелә генә башлаганда, бирегә килеп аны ясаучылар белән сөйләшеп тордык.

Боз тавын ясау мәлеБоз тавын ясау мәле
Боз тавын ясау мәле

Сыннарны Чишмә балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Илфат Мөхәммәтшин эшләвен әйтеп китик.

– Бу эш белән беренче ел гына шөгыльләнмим. Олысы да, кечесе дә куансын дип, күңел биреп эшлим. Биредә тәвә кош булачак, ә боланнарны монда куячакбыз, – дип зур вертикаль блокларга төртеп күрсәтте Илфат.

Боз китерү белән «Ямь» җәмгыяте һәм «Чишмә су-канал» предприятиесе хезмәткәрләре, ә  электр уты үткәрү белән «Чишмәэнергосервис» шөгыльләнгән.

– Хезмәттәшләр тау һәм боз скульптуралары төзегәндә без гирляндалар куябыз, сыннарны һәм «2022» саннарын яктырту белән шөгыльләнәбез, алар төрле төстәге утлар белән балкып, бирегә килүчеләрне куандырып торыр, шулай ук сәхнәне дә электр утына тоташтырачакбыз, – диде электр челтәрләре участогы начальнигы Альберт Байбурин.

Аның сүзләренә караганда, шәһәрчекне төзүдә тәҗрибәле монтерлар катнаша. Кайберәүләр өчен бу инде исәп буенча егерме бишенче чыршы булачак.

Район үзәгендә Яңа ел алдыннан күңелле ыгы-зыгы хөкем сөрә. Гирляндалар эленгән зур чыршылар, кар бөртекләре белән бизәлгән тәрәзәләр чишмәлеләргә якынлашып килүче Яңа ел кәефе бүләк итә. Поселокта дүрт боз шәһәрчеге бар, өчесендә – шикәр заводы бистәсендә, Ленин исемендәге паркта һәм район Хакимияте каршында мәйданда Калмаш урманыннан китерелгән чыршылар куелган.

Чишмә районы авылларында яшәүчеләр дә Яңа ел кәефен тоемлый. Күчемдә, мәсәлән, Чишмә авыл Советы биләмәсе башлыгы Әкрам Туктаров сүзләренә караганда, халык чыршыны бергәләп бизәү идеясен хуплаган.

– Бу эштә бар халык катнашты. Ата-аналар чыршы уенчыклары сатып алуда актив ярдәм итсә, кечкенәләр кар сыннары ясауда бик теләп катнаштылар. Балалар, хәтта көн салкын булуга карамастан, чыршы бизәргә килделәр, – ди елмаеп Әкрам Мөхәррәм улы.

Авыл Советының башка торак пунктлары да калышмый. Хаҗәт авылында да бала-чага өчен чыршы куелган. Ә Чишмә авылында хәтта яңа ел парады үткәрелгән. Кардан төрле сыннар ясаган кечкенә авторларга бүләкләр тапшырганнар.

Кыш бабай белән Карсылу Күчем авылында кар сыннары ясауда катнашкан балаларны да бүләксез калдырмаганнар.

Бәйрәм алды мәшәкатьләре
Бәйрәм алды мәшәкатьләре
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас