

Унберенче сыйныф укучылары арасында 2нче мәктәптән Карина Исламгулова җиңү яулады, икенче һәм өченче урында – гимназия укучысы Азалия Салихова һәм 1нче мәктәптән Алсу Ишбулдина. Ә унынчы сыйныфлар арасында 5нче мәктәп укучысы Ильвина Ишмаева өченче урын алды. Беренче мәктәп укучылары Ләйлә Әһлиуллина һәм Радмила Гәрәева да призерлар булдылар, аларга тугызынчы сыйныф укучылары арасында икенче һәм өченче урыннар бирелде.
Олимпиада призерлары алдында Чишмә районы прокуроры Азамат Насыйров чыгыш ясады. Ул балаларга юридик вузларда максатчан белем алу мөмкинлеге турында сөйләде, шулай ук грамоталар тапшырды.