Чишмә поселогында урнашкан банк бүлекчәсе хезмәткәрләре дә Яңа ел алдыннан хәйрия акциясендә катнашып, социаль приютта яшәүче балаларны сөендерергә булганнар. Район үзәгендә урнашкан «Пойдем!» банкы офисы җитәкчесе Алина Ачилова приют директорына шалтыратып, балалар нинди бүләк алуларына шат булыр иде, дип кызыксынган.
Елена Емец кайбер балаларга кышкы киемнәр җитмәвен хәбәр иткән, чөнки күптән түгел приютка авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән өч бала китерелгән. Киемнәрнең үлчәме һәм тагын нинди теләкләр булуы ачыкланган.
Берничә көннән Алина Ачилова бүләкләрне алып приютка барган. Балалар яңа киемнәрне күргәч бик шатланганнар. Елена Викторовна сүзләренә караганда, кызганычка каршы, бирегә китерелгән балаларның күпвакыт үзләре белән җылы киемнәре булмый. «Салкыннар башлануга бу җитди проблемага әйләнә. Хәзер балалар матур һәм уңайлы курткаларда һәм чалбарларда йөри, шулай ук җылы оекбашлар да бик урынлы булды», – дип банк хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде ул.