Чишмэ
+16 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
14 Декабря 2021, 07:35

«Бурычлы» операциясе үтә

13–20 декабрьдә Чишмә районы территориясендә «Бурычлы» чарасы узачак. Эчке эшләр министрлыгы бүлеге мәгълүматларына караганда, 2021 елның 11 аенда 1717 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган, 756 кешегә штраф салынган.

«Бурычлы» операциясе үтә«Бурычлы» операциясе үтә
«Бурычлы» операциясе үтә

Аны түләүдән читләшкән өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25нче маддәсе буенча 38 кеше кулга алу, мәҗбүри эшләр башкару, икеләтә күләмдә штраф түләү рәвешендә административ җәзага тарттырылган.

Исегезгә төшерәбез, административ штраф, аны салу турындагы карар законлы көченә кергәч, 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Билгеләнгән вакытта түләмәгән очракта штрафны икеләтә күләмдә (мең сумнан да ким түгел) түләттерү яки 15 тәүлеккә кулга алу яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкару яный.

Түләнмәгән штрафлар турында мәгълүматны Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлегендә (Чишмә поселогы, Тракт урамы, 7, административ практика кабинетында) белергә мөмкин. Телефон 8 (34797) 2-19-57.

«Бурычлы» операциясе үтә
«Бурычлы» операциясе үтә
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас