Чишмэ
+15 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
13 Декабря 2021, 07:01

Спорт бәйрәме үтте

Халыкара инвалидлар көне алдыннан «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында спорт бәйрәме булды.

Чарада катнашучылар уенчык чыршы ясарга өйрәнделәрЧарада катнашучылар уенчык чыршы ясарга өйрәнделәр
Чарада катнашучылар уенчык чыршы ясарга өйрәнделәр

Чараны бәйрәм концерты белән район Мәдәният сарае хезмәткәрләре башлап җибәрде.

Бу көнне спорт комплексында Хезмәткә һәм оборонага әзерлек буенча тест үткәрү үзәге, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе һәм районның инвалидлар җәмгыяте тарафыннан инвалидлар арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексы нормативлары кабул ителде.

– Чишмәдә мондый чара тәү тапкыр үткәрелә. Анда катнашучыларга берничә спорт төре буенча: аркага яткан килеш гәүдәне күтәрү, идәндә утырып, аякларны туры тотып алга таба иелү һәм башка төрле күнегүләр буенча тест үтәргә тәкъдим ителә, – дип аңлатты ГТО үткәрү үзәге мөдире Сергей Балуев.

Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсе рәисе Эльза Янабаева сүзләренә караганда, агымдагы елда бик күп үзгәрешләр булган. Шуларның иң мөһиме – тренажерлар залы ачылу, әлеге вакытта анда өлкән яшьтәгеләр генә түгел, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да шөгыльләнә. Агымдагы елда районның инвалидлар җәмгыяте гомум-еллык зачетта беренче урын алган.

– Бу горурлану өчен зур форсат. Бүген ГТО нормативларын тапшыруда безнең спортчылар да катнаша, – диде Эльза Миңнехәниф кызы.

ГТО чарасында терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган 22 кеше катнашты. Алар арасында 63 яшьлек Илдар Юнысов та бар иде.

– Мин элекке спортчы, 31 ел янгын сүндерү машинасында эшләдем. Ә  анда үзеңне формада тоту мөһим, шуңа күрә төрле ярышларда катнаша идем. Операция кичергәннән соң инвалидлар җәмгыятенең спорт залында шөгыльләнә башладым. Менә бүген дә берничә спорт төрендә көчемне сынап карадым. Минемчә, мондый чаралар чишмәлеләрдә спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уята, – дип фикере белән уртаклашты ул.

Чараны оештыручылар билгеләп үтүенчә, катнашучыларның күбесе биремнәрне уңышлы эшләгән һәм ГТО комплексының аерымлык билгеләренә туры килгән нормативларны үти алган.

Ә 3 декабрьдә Чишмә поселогының Тарих-крайны өйрәнү музеенда инвалидлар җәмгыяте әгъзалары өчен бәйрәм чарасы булды.

Йөзләрендә шатлык балкыган, бәйрәмчә киенгән кунакларны музей хезмәткәрләре каршы алды. Чарага мультфильм геройлары – Нюша белән Лосяш та килде.

– Бүген без сезне игелеклелек һәм шәфкатьлелек бәйрәмендә сәламләргә шатбыз. Әлеге бәйрәм 1992 елда, Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль ассамблеясы бу көнне Халыкара инвалидлар көне буларак игълан иткәч, барлыкка килгән. Ул көн безнең җәмгыятькә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемасына игътибар җәлеп итү һәм аларның гаҗәеп ихтыяр көче һәм максатка омтылучанлыгы, авыр хәлләрдә дә уңышка ирешергә тырышулары белән соклану өчен кирәк, – дип билгеләп үтте чараны алып баручы.

Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре кунакларга музыкаль бүләк тәкъдим иттеләр, Эльвира Сөләйманова чарада катнашучыларга  уенчык чыршы ясау буенча осталык классы, ә Анатолий Романов элеккечә, кинопроектор ярдәмендә кино күрсәтте. Кунакларга рус шагыйре Сергей Есенин иҗаты турында әдәби дәрес карарга да тәкъдим ителде.

Спорт бәйрәме үтте
Спорт бәйрәме үтте
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас