

Моның өчен инициаторлар төркеме оештырылган. Владимир Елпаев, Юлия Мусыгина, Тимур Фәхретдинов, Денис Игнатьев, Илдар Гобәйдуллин, Кәрим Солтанов, Газим Ходайназаров һәм, әлбәттә инде, балалар үзләре дә бик теләп шимбә өмәсендә катнашканнар, тирә-яктагы чүп-чарны җыештырганнар, мәйданчыкны тигезләгәннәр.
Авылда шугалакны авыл старостасы Роман Әсәдуллин ясарга тәкъдим иткән. Беренче тапкыр биредә шугалак 2014 елда ук ясалган, тик аның бортлары булмаган. Ә 2015 елда Караякуп авыл Советы, «Әһли» крестьян-фермер хуҗалыгы һәм авыл халкы уртак көч белән барлык параметрлар буенча шугалак ясап куйганнар. Шул чордан бирле ел саен боз өстендә ярышлар оештырыла, балалар, яшьләр һәм өлкәннәр командалары бар. Кыш көне балалар биредә үзләре тәртип саклыйлар, боз өстендәге карны чистартып торалар.
Бу ял көннәрендә өлкәннәр шугалак ясау өчен урын әзерләгәннәр, су сипкәннәр. Быел бу эшкә ата-аналар да кушылган, карны тыгызлап чыккач беренче катка боз катырылган. Шугалакта эшләрне тәмамлау өчен көннәрнең ныклап суытуын көтәсе генә калган.