Чишмэ
+31 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
11 Декабря 2021, 10:09

Студентларга – контракт буенча хезмәт турында

8 декабрьдә Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында һөнәри юнәлеш буенча чара узды.

Владимир Чернышков һәм Алмаз Абдрахманов (алгы планда сулдан уңга) студентлар беләнВладимир Чернышков һәм Алмаз Абдрахманов (алгы планда сулдан уңга) студентлар белән
Владимир Чернышков һәм Алмаз Абдрахманов (алгы планда сулдан уңга) студентлар белән

Аны колледжның тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Владимир Чернышков оештырды. Чыгарылыш курс студентлары белән очрашуга Уфадан контракт буенча хәрби хезмәткә алу пункты инструкторы Алмаз Абдрахманов та килде. Ул студентларга урта һөнәри белеме булган егетләргә бер ел хезмәт итәр урынына ике елга контракт төзү мөмкинлеге турында сөйләде.

Контракт буенча хезмәт итү шунсы белән аерылып тора: регламентка ярашлы, контрактчылар атнага 40 сәгать эшли, шуның өчен акча ала, яңа хезмәт урынына күчкәндә пособие түләнә, торак белән тәэмин ителә, бушлай медицина һәм кием, азык-төлек белән тәэмин ителә, хәрби хезмәткәрнең гомере һәм сәламәтлеге страховкалана, 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсия ала башлый. Ул шулай ук документлар тапшыру тәртибе турында да аңлатты.

Колледж студентларын контракт буенча хезмәт иткән вакытта югары уку йортында да уку мөмкинлеге кызыксындырды.

Егетләр иң борчыган сорауларга – физик әзерлек дәрәҗәсеннән башлап уңышлы хәрби карьера серләренә кадәр җавап алдылар.

– Ә берничә студент, әлеге тәкъдим белән кызыксынып, минем телефон номерын да сорап алды, – диде Алмаз Рамил улы.

Студентларга – контракт буенча хезмәт турында
Студентларга – контракт буенча хезмәт турында
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас