

«Кулыма каләм алып рәсем ясый башлау белән күңелдә гармония барлыкка килә, әлеге хисне рәсемнәрдә дә чагылдырасым килә», – ди 14 яшьлек Виктория Шех.
Виктория Чишмә поселогында яши һәм беренче мәктәпнең тугызынчы сыйныфында укый.
– Чишмә сәнгать мәктәбенең художество бүлегенә сыйныфташымнан күреп йөри башладым.
Дәрескә килү белән рәсемнәр дөньясына чумдым.
Элек спорт түгәрәкләренә дә йөрдем, әмма күңелем күбрәк сәнгатькә тартылгандыр, мөгаен. Берничә тапкыр рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча район, республика һәм бөтенрәсәй бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар алдым, – диде ул.
Викториянең сүзләренә караганда, әти-әнисе дә аның шөгылен хуплый.
Алексей белән Лилия Чишмәдә юрист булып эшлиләр.
– Уңышларым өчен бигрәк тә әтием шатлана, берәр нәрсә килеп чыкмаса ярдәм итә, кунакларга картиналарымны күрсәтә, – ди Виктория. Сәнгать бүлегендә 174 укучы белән алты укытучы шөгыльләнә, алар төбәк һәм бөтенрәсәй бәйгеләрендә генә түгел, халыкара дәрәҗәдәге конкурсларда да даими катнашалар.
8 декабрьдә укытучылар һәм сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар үзләренең бәйрәмен – Халыкара рәссам көнен билгеләп үтәчәк.
Сәнгать бүлеге 1980 елда оештырылган. Аның мөдире Эльвира Хәбибуллина сүзләренә караганда, мәктәпкә поселоктан гына түгел, районның башка торак пунктларыннан, мәсәлән, Горный, Караякуп һәм Новотроицкий авылларыннан да килүчеләр бар.
– Рәсем сәнгате балаларны гүзәллекне бәяләргә генә түгел, шулай ук тирә-як мохиттәге матурлыкны да күрергә дә өйрәтә. Бала иҗади фикерләргә, проблемаларны хәл итү өчен кызыклы алымнар табарга өйрәнә, максатчанлык һәм хезмәт сөючәнлек тәрбияләнә. Ә без, үз чиратыбызда, укытучы буларак, аларда сәнгатькә булган мәхәббәтне үстерергә һәм сакларга тырышабыз, – ди Эльвира Сәетгали кызы. Әйткәндәй, күптән түгел балалар сәнгать мәктәбе «Минем илем – тарихым» Бөтенрәсәй рәсем диктантының инновацион мәйданчыгы булды. Анда мәктәп исеменнән 51 бәйгече катнашты, алар арасында берничә укытучы да булды. Балалар алар белән үзләренең рәсемнәрендә туган як күренешләрен, гореф-гадәтләребезне тәкъдим иттеләр. Аның нәтиҗәләре буенча «Бөтенрәсәй диктанты мәйданчыклары картасы» төзеләчәк, аңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбе дә керер, мөгаен.