Чишмэ
+22 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
6 Декабря 2021, 09:33

«Ике аккош»: нәтиҗәләрне көтәбез

Республикада 25 октябрьдән 25 ноябрьгә кадәр «Ике аккош» бәйге-фестивале үтте.

«Ике аккош»: нәтиҗәләрне көтәбез«Ике аккош»: нәтиҗәләрне көтәбез
«Ике аккош»: нәтиҗәләрне көтәбез

Анда катнашучылар «Вокал башкару» һәм «Инструменталь башкару» номинацияләре буенча чыгыш ясадылар. «Вокал» номинациясендә үзешчән сәнгатьтә катнашучы 62 кеше, 12 коллектив, Пермь краеннан, Курган, Краснодар өлкәләреннән, Татарстан, Марий Эл, Удмуртия Республикаларыннан, Ханты-Манси автоном округыннан һәм Башкортстанның күп кенә районнарыннан алты дуэт катнашты. Бәйге шартлары буенча бер катнашучыдан ике видеоролик кабул ителде.

Фестивальгә ике номинация буенча 2021 елның 10 декабреннән соң онлайн-форматта йомгак ясалачак. Шушы ссылка – https://vk.com/nkatrb – буенча «Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының «ВКонтакте» төркеменә кереп катнашучыларны карарга мөмкин.

 

«Ике аккош»: нәтиҗәләрне көтәбез
«Ике аккош»: нәтиҗәләрне көтәбез
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас