Чишмэ
+16 °С
Дождь
Безнең тирә-як мохит
2 Декабря 2021, 13:56

Зур агачлар үстереләчәк

Гимназия һәм дүртенче мәктәп территорияләрендә агач үсентеләре үстерү өчен питомник булдырылды. Киләчәктә зур агачлар булып үскәч, алар Чишмә поселогы урамнарын яшелләндерү өчен кулланылачак. 

Зур агачлар үстереләчәкЗур агачлар үстереләчәк
Зур агачлар үстереләчәк

60 сотый җир участогында көз көне 300 юкә, 200 чыршы һәм 250 каен утыртылды. Киләсе елга зәңгәр чыршы һәм декоратив куаклар утырту планлаштырыла.

Район башлыгы Ришат Мансуров «ВКонтакте» аккаунтында хәбәр итүенчә, бу карар Чишмә поселогын яшелләндерү максатында кабул ителгән. Фаразлау буенча, беренче агачларны район үзәге урамнарына биш елдан соң утыртырга мөмкин булачак. Питомник поселок эчендә урнашканга күрә, аларны китерүгә зур чыгымнар китмәячәк. Өстәвенә, биредә агачлар бер-берсеннән тиешле ераклыкта утыртылган, шуңа күрә, урманда үзләре чыгып үскән үсентеләр белән чагыштырганда, агачларның ябалдашлары матур булып үссен өчен шартлар бар.

Киләчәктә поселокны яшелләндерү өчен казып алынган агачлар урынына яңа үсентеләр утырту күздә тотыла.

 

Район башлыгы Ришат Мансуровның «ВКонтакте» аккаунтыннан алынган фото

Зур агачлар үстереләчәк
Зур агачлар үстереләчәк
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас