Чишмэ
+13 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
29 Ноября 2021, 10:21

Машина йөртүчеләргә хатлар тапшырылды...

Шушы көннәрдә Чишмә поселогында Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган, ел саен үткәрелә торган чара – «Шоферга хат» акциясе узды.

Машина йөртүчеләргә хатлар тапшырылды...Машина йөртүчеләргә хатлар тапшырылды...
Машина йөртүчеләргә хатлар тапшырылды...

Чишмә районы дәүләт автоинспекциясе «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы «3D» клубы волонтерлары белән берлектә машина йөртүчеләргә поселокның 1нче һәм Шөнгәккүл урта мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары язган хатларны тараттылар. Балалар аларның юлларда йөргәндә һәм җәяүлеләргә карата да игътибарлы булуын сораган.

– Кадерле шофер, юлда игътибарлы бул, ашыкма. Арысаң яки исерек булсаң, руль артына утырма, телефоннан сөйләшмә. Сине өйдә көтүләрен онытма. Юлда имин йөрү өчен без бергә җаваплыбыз, – дип хат юлларын укый Башкорт агросәнәгать коллед-жының Чишмә филиалында тормыш хәвефсезлеге нигезләрен укытучы Владимир Чернышков.

Аның сүзләренә караганда, бу күңелле генә түгел, ә бик кирәкле акция дә. Ул үзе, законны үтәүче гражданин буларак, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска тырыша.

– Бу хатны беренче мәктәп укучысы язган. Ул һәрвакыт юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген искә төшереп торсын. Юлларда исән-имин генә йөрегез, – дип җавап бирде аңа волонтер Дарья Антипова.

Шөнгәккүл мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы бу хакта нәкъ бүген искәртү мөһим, дип уйлый. Машина йөртүчеләр кыш, урамда иртә караңгы төшкәндә, балаларның юлга йөгереп чыгуын күрми дә калырга мөмкин.

Районның Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, ел башыннан республика юлларында 16 бала һәлак булган. Ә Чишмә районында бу чорда 37 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда

40 кеше тән җәрәхәте алган һәм биш кеше якты дөнья белән хушлашкан.

– Бүген без волонтерлар, район хакимияте, «Гаилә» үзәге һәм башка хезмәтләр белән берлектә үткәрелгән әлеге акция белән җәмәгатьчелек һәм машина йөртүчеләр игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мөһимлегенә юнәлтәбез. Мондый чараларда балаларның да катнашуы бик дөрес, – дип билгеләп үтте Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы, полиция капитаны Әлфия Вәлиева.

Бу көнне Дәүләт автоинспекциясе, «Гаилә» хезмәте, район хакимиятенең яшьләр бүлеге, 1нче мәктәп, «3D» клубы волонтерлары, эвакуация хезмәте, Чишмә районының Иҗтимагый палатасы поселок үзәгендә укучылар өчен митинг та үткәрделәр.

Ә күптән түгел Ар авылында да «Машинаңны кума. Сине өйдә көтәләр!» дигән шуңа охшаш акция узды, анда авыл мәктәбе укучылары катнашты.

Машина йөртүчеләргә хатлар тапшырылды...
Машина йөртүчеләргә хатлар тапшырылды...
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас