Чишмэ
+11 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
27 Ноября 2021, 11:37

Беренче сынау узды, алда – һөнәр үзләштерү

Шушы көннәрдә Башкорт аграр сәнәгать колледжының Чишмә филиалында беренче курс укучыларын студентлар сафына алу чарасы үтте.

Чыгарылыш төркем студентлары беренче курслар өчен осталык классы күрсәттеЧыгарылыш төркем студентлары беренче курслар өчен осталык классы күрсәтте
Чыгарылыш төркем студентлары беренче курслар өчен осталык классы күрсәтте

Укучылар барлык сынауларны да лаеклы уздылар. Алып баручыларның шаян сорауларына җавап бирделәр, күзләре йомык килеш үз һөнәрләренә кагылган әйберләрне танырга тырыштылар. Югары курслар аларга шигырь формасында киңәшләр бирделәр. «Студентлар тормышыннан» дип аталган сәхнә күренеше барысының да күңеленә хуш килде.

Быел колледжга район мәктәпләрен тәмамлаган 75 бала укырга кергән. Алар пешекче, кондитер, машина-трактор паркын техник хезмәтләндерү һәм ремонтлау мастерлары һөнәренә өйрәнәләр, «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын файдалану һәм ремонтлау» белгечлеге буенча укыйлар. Шулай ук колледжда 24 студент штукатур һәм ташчы һөнәре буенча белем ала.

Ноябрь аенда, традиция буенча, колледжда һөнәрләр атналыгы уза, аның барышында укытучылар һәм производствога өйрәтү мастерлары осталык класслары, викториналар һәм ачык сыйныф сәгатьләре үткәрә. Бу чаралар – студентлар өчен булачак һөнәрләре турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алу мөмкинлеге. Мәсәлән, 17 ноябрьдә «Пешекче, кондитер» һөнәре атналыгын үткәрү барышында беренче һәм өченче курс студентлары өчен «Сырга төрелгән тавык рулеты әзерләү» дип аталган осталык классы үткәрелде. Чыгарылыш төркем студентлары Гүзәл Саттарова һәм Амалия Аллазова производствога өйрәтү мастерлары Елена Галиуллина һәм Татьяна Ситдыйкова җитәкчелегендә «WorldSkills» стандартлары буенча күргәзмә имтихан биремнәрен үтәүдә мөһим булган күнекмәләрне күрсәттеләр. Беренче курс студентлары да кызыксынып осталык классында катнаштылар.

Ә махсус фәннәр укытучысы Валерий Митликин «Автомеханик» һөнәре атналыгы барышында «Пилотсыз автомобильләр» темасына сыйныф сәгате үткәрде. Студентлар килә-чәк машиналары турында кызыклы мәгълүматлар белделәр, автомобиль төзелешен үстерү турында видеоязма карадылар һәм «Пилотсыз машиналар хәвефсезме?» темасы буенча фикер алыштылар.

Укытучы Светлана Хәйруллина һәм мастер Лариса Вәлиәхмәтова «Штукатур» һөнәре атналыгын үткәрделәр. Фән һәм технологияләр елына багышланган «Заман таләбе буенча» темасына сыйныф сәгате барышында Лариса Михайловна укучыларны яңа төзелеш материаллары, аларның үзенчәлекләре һәм бизәкләү эшләрендәге яңалыклар белән таныштырды. Светлана Айрат кызы 24нче төркем өчен викторина үткәрде, анда «Оста куллар» командасы җиңү яулады.

Беренче сынау узды, алда – һөнәр үзләштерү
Беренче сынау узды, алда – һөнәр үзләштерү
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас