

Рәсәйдә бу бәйрәм беренче тапкыр 2005 елның дүртенче ноябрендә билгеләп үтелгән. Халыклар бердәмлеге көне 1612 елда Кузьма Минин белән Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесенең Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итү уңаеннан билгеләнгән. Бу тарихи бәйрәм XVII гасырда Рәсәйдә болгавыр чор тәмамлану белән бәйле.
Укучылар сыйныф сәгате барышында Халыклар бердәмлеге көненең безнең дәүләт тарихы өчен әһәмиятле булуын белделәр. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән танышканнан соң, Халыклар бердәмлеге көненә һәм шул чордагы вакыйгаларга багышланган тарих битләренә күз салдылар, илебез өчен авыр вакытта гражданлык, Ватанга булган мәхәббәт, бөек батырлык һәм каһарманлык күрсәткән кешеләрне искә алдылар. Сыйныф сәгате ахырында укучы Артем Евтюхин Туган ил, гаилә һәм халыклар бердәмлеге турында шигырьләр сөйләде.