Чишмэ
+16 °С
Дождь
Безнең тирә-як мохит
30 Октября 2021, 07:54

Шөнгәккүлдә «Плюшкин» яши

Ике хуҗага исәпләнгән шәхси йортларның берсендәге кечкенә генә бүлмәдә яшәү урыны билгесез гражданин (бомж) яшәве ачыкланган.

Шөнгәккүлдә «Плюшкин» яшиШөнгәккүлдә «Плюшкин» яши
Шөнгәккүлдә «Плюшкин» яши

Шөнгәккүл авылында Гадәттән тыш хәлләр буенча Башкортстан Республикасы дәүләт комитетының Янгыннарны кисәтү хезмәте үзәге һәм урындагы авыл биләмәсе белгечләре белән берлектә янгыннарны кисәтү чарасы үтте.

Ике хуҗага исәпләнгән шәхси йортларның берсендәге кечкенә генә бүлмәдә яшәү урыны билгесез гражданин (бомж) яшәве ачыкланган. Үзе әйтүенчә, аңа 70 яшь, Уфа районыннан килгән. Өйдә газ да, ут та юк, мич ягып җылыта, шул ук вакытта ихатада утын әсәре күренми. Бүлмәдә тәмәке тарта, спиртлы эчемлекләр эчү белән мавыга.

Шөнгәккүл авылында яшәүче тагын бер кешенең йорты тикшерелгән. Түләмәгән өчен аның газы һәм уты сүндерелгән. Комиссия әгъзалары сүзләренә караганда, йорт алдында бик күп чүп-чар җыелган, хәтта үлән дә чабылмаган. «Плюшкин» бөтен чүп-чарны өенә ташыган. Дөрес, билгеле персонаждан аермалы буларак, ул аларны мичкә яга. Мич өстенә төрле әйберләр куелган, янгын чыгу ихтималы зур. Бу ир менә шундый начар һәм пычрак шартларда яши, үзе раславынча, исем-фамилиясен хәтерләми. Ачыклануынча, аңа янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланма да бирелгән булган, әмма ул, шундый тормыш алып барган күпләрнеке кебек, сафтан чыккан. Рейд барышында аның батарейкасы алыштырылган. Шөнгәккүл авылында үткәрелгән рейд нәтиҗәләре менә шундый.

Югарыда атап үтелгән затлар әлеге авыл биләмәсендә контрольгә алынган, аларга янгын хәвефсезлеге буенча киңәшләр бирелгән: мичне ремонтларга, төтен юлларын чистартырга, торакны тиешле тәртипкә китерергә тәкъдим ителгән.

Чишмә районы хакимияте карамагындагы оператив штаб әгъзалары торак пунктлар буйлап 2021 елның 31 декабренә кадәр йөреячәк.

Верхний һәм Нижний хуторларында, Яңа Усман, Пасяковка, Кузьминка, Дмитриевка, Урта һәм Үрге Хаҗәт, Екатеринославка авылларында яшәүче шундый категория гражданнарның барсына да янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланмалар бушлай бирелгән.

Шөнгәккүлдә «Плюшкин» яши
Шөнгәккүлдә «Плюшкин» яши
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас