

Аның беренче саны 1931 елның 12 ноябрендә дөнья күрә. Бөтенсоюз Коммунистлар партиясенең район комитеты бюросы карары белән редакция коллегиясе төзелә, ә мөхәррир вазифаларын башкаручы итеп 1929 елдан бирле партия әгъзасы булып торган Факия Ибраһим кызы Рамазанова билгеләнә. 1932–1934 елларда җитәкчелек иткән Мөдәррис Алмаев, Тимерҗан Алюков та гәзит чыгару эшчәнлегенә зур өлеш кертәләр. Төрле елларда Гата Алмаев, Шәкүр Килдеяров, Сания Якупова, Гариф Ишмаев, Хатыйп Абрязаков, шагыйрь Мәкъсүт Сөндекле һәм башкалар гәзит мөхәррире булып эшлиләр.
1936 елның 17 апреленнән башлап район гәзите «Вперед» дигән атамада рус телендә чыга башлый. Аның беренче редакторы Семен Герасимов була, ә 1937 елда Иван Стрельниковны редактор итеп куялар.
Аннан соң район гәзитенә төрле елларда Алексей Дерипаско, Николай Лавров, Гали Еникәев, Мидхәт Гамбәров, Михаил Пустовой, Гайрәт Мөфәррахов, Зинур Ямгуров, Юлия Колбинская җитәкчелек итә.
2000 елдан район гәзитендә баш мөхәррир булып белемле һәм үз эшен яратучы һөнәри журналист Урал Нуриманшин эшли.