Чишмэ
+28 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
20 Октября 2021, 04:15

Балалардан рәхмәт сүзләре ишетү барлык бүләкләрдән дә кыйммәтрәк

Бүген, 20 октябрьдә, пешекчеләр һәм кулинарлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Сәгать уклары иртәнге алтыны күрсәтә, әле яктырмаган, күпләр йоклый. Әмма беренче мәктәп бинасының сул як почмагындагы тәрәзәләрдә ут яна. Бу пешекчеләр балалар килүгә иртәнге аш әзерли.

Балалардан рәхмәт сүзләре ишетү барлык бүләкләрдән дә кыйммәтрәкБалалардан рәхмәт сүзләре ишетү барлык бүләкләрдән дә кыйммәтрәк
Балалардан рәхмәт сүзләре ишетү барлык бүләкләрдән дә кыйммәтрәк

– Менюда камыр ризыклары булса, тагын да иртәрәк киләбез, – ди «Туклану үзәге» җәмгыятенең җитештерү бүлеге мөдире Любовь Байбурина.

Эш кайный, һәркем үз шөгылен белә. Ризык тәлинкәгә салып балалар алдына куелганчы җиде кат пешекчеләр кулыннан үтә – юыла, чистартыла, болгатыла, тозы-борычы салына...

Шеф-пешекче Любовь Александровна биредә 2006 елдан бирле эшли.

Ул үзенең хезмәт эшчәнлеген 48нче һөнәрчелек училищесы (хәзер Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы) ашханәсендә башлаган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аның бер генә көн дә эшсез торганы юк. Ул Бүздәк районының Гафури авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң әнисенең теләге белән училищега пешекче белгечлеге буенча укырга кергән. Үзе гомер буена буяучы-штукатур булып эшләгән әнисе кызының пешекче һөнәрен сайлавын тели, «Гел җылыда эшләрсең, тамагың тук булыр», – ди ул аңа. Люба 1993 елда училищены тәмамлый. Иртән диплом эшен яклый, ә төш училище ашханәсенә эшкә чыга, гәрчә спорт ярышларында актив катнашканы һәм югары күрсәткечләре өчен физкультура укытучысы белгечлеге буенча педагогика институтына юллама бирелгән булса да.

Любовь Александровна ризыкны һәрвакыт яхшы кәеф белән әзерли башлый, эшен ярата һәм үзен башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмый. Үз эшенең остасы буларак, кул астындагы гади генә азык-төлектән дә тиз арада сыйфатлы һәм тәмле итеп әллә ничә төр ризык әзерли ала. Ул пешекчеләр бәйгесендә дә еш катнаша, аның сүзләренә караганда, бу һөнәри осталыкны арттыру өчен яхшы мәктәп.

Сүз уңаеннан, Чишмә районы командасы төрле бәйгеләрдә күп тапкыр җиңү яки призлы урыннар яулаган. Ә «Gastromaster» кунакчыллык чемпионатында ул икенче урын алган, БР кулинарлары, рес-тораторлары һәм отельерлары ассоциациясе бәйгесендә аңа «Башкортстан Республикасының оста пешекчесе» исеме бирелгән.

– Әмма тәмле итеп пешергәнебез өчен балалардан рәхмәт сүзләре ишетү, әлбәттә инде, барлык грамоталардан һәм бүләкләрдән дә кыйммәтрәк, – дип елмая ул. 

– Без һәр пешекченең кадерен беләбез, – ди «Туклану үзәге» җәмгыяте директоры Энҗе Әхмәдуллина үз хезмәткәрләре турында җылы сүзләр һәм хөрмәт белән, – чөнки белем бирү учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләребез энциклопедик белемгә ия, аларга бик күп кагыйдәләрне һәм регламентларны белергә кирәк. Без ISO (Халыкара сыйфат стандарты) һәм «Хәләл» сертификатлары буенча эшлибез. «Туклану үзәге» җәмгыяте республиканың ун районы укучыларын ашатуны оештыра. 400 азык-төлек блогында меңгә якын кеше эшли. Пешекче – авыр һәм җаваплы  хезмәт, алар кешеләр (безнең очракта – балалар) гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплы. Шуңа карамастан, гомер буена балалар учреждениеләрендә – мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында эшләгән пешекчеләребез бар. Фәридә Мөслимова 49, Валентина Тихонова 40 елдан артык, Лидия Бурченкова 26 ел гомерен яраткан һөнәренә багышлаган. Винира Чумаченко, Шәһүрә Фәтхуллина, Роза Заманова, Вера Ваганова, Фәрбизә Гыймалетдинова, Нәзирә Габбасова, Сафура Ямгурова, Резеда Аббасова, Халидә Усманова, Сәлия Гаделгәрәева, Әнүзә Таҗетдинова, Сәрия Рәхимова һәм Рима Рәхмәтуллинаны да билгеләп үтәсе килә. Остазлар янында стажировка үтүче яшь кадрлар да бар (алар арасында әниләренең эшен дәвам итүчеләр булуы куанычлы). Социаль челтәрләрдә төркемебез бар, анда үзара аралашабыз.

Һәр пешекче дә тиз һәм тәмле итеп пешерә алмый. Кайберләре үз эшенең чын остасы була, алар әзерләгән ризыкларны шедевр яки сәнгать әсәре дип тә атыйлар. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында эшләүче югары квалификацияле пешекчеләрнең төп максаты – балаларның тамагын туйдыру гына түгел, ә хуш исле һәм тәмле ризыклар пешереп, аларны зәвык белән бизәп балаларның кәефен дә күтәрү. Безнең хезмәткәрләр арасында үз эшенең осталары бик күп, – дип билгеләп үтте Энҗе Ревил кызы.

Авыр, әмма игелекле хезмәтләре өчен аларга дан һәм хөрмәт.

Балалардан рәхмәт сүзләре ишетү барлык бүләкләрдән дә кыйммәтрәк
Балалардан рәхмәт сүзләре ишетү барлык бүләкләрдән дә кыйммәтрәк
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас