Чишмэ
+22 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
14 Октября 2021, 12:20

«Алтын яр буе»нда балык үрчетәләр

Чишмәдә үткән тәүге көзге ярминкәләр халыкны азык-төлекнең муллыгы, шулай ук сатуда тере балыклар – керкә, карп, чуртаннар, шулай ук кыслалар булуы белән дә таң калдырды.

Эдуард Хәбибуллин белән Венера Мәкъсүтова маймычларга җим сибәЭдуард Хәбибуллин белән Венера Мәкъсүтова маймычларга җим сибә
Эдуард Хәбибуллин белән Венера Мәкъсүтова маймычларга җим сибә

Әлегә кадәр сатуда бу кадәр балык күргәнем юк иде, дисәм дә дөрес булыр. Ачыклануынча, бу балыклар Ар авылында «В. Р. Мәкъсүтов» КФХның «Алтын яр буе» балыкчылык хуҗалыгыннан китерелгән.

Хуҗалар белән сөйләшкәч, Ар авылы янында арендага алып балык үрчетелгән буаны үз күзләрем белән барып күрергә булдым. Биредә сату өчен балыклар салынган бассейннар тора, ә буада көймәгә утырган балыкчылар күренә.

Венера Мәкъсүтовадан һәм аның тормыш иптәше Эдуард Хәбибуллиннан нинди балык үрчетүләре турында сораштым.

– Төрлесеннән үрчетәбез. Карплар, ак амур, керкә, мәрсин (чөгә), чуртан, карабалыклар бар. Буага акбалык, корбан балыгы, алабуга, чабак та җибәрдек. Җаның теләгәне бар, – диделәр алар.

Бу эш белән алар 2013 елда шөгыльләнә башлаганнар, шәхси ярдәмче хуҗалык оештырганнар, бакчада буа казыганнар, бассейннар сатып алганнар һәм Пермьнән керкә балыгы маймычларын алып кайтканнар. Үткән елның мартында крестьян-фермер хуҗалыгын рәсмиләштергәннәр, ә быел аукцион аша Ар авыл Советында урнашкан биш гектарлы буаны арендага алганнар. Төп игътибар балык үрчетүгә юнәлтелгән – уылдыкны үзләре инкубаторга куеп вак балыклар – маймычлар үстерә башлаганнар.

– Шул рәвешле балык үрчетү чыгымнарны шактый киметә, – диде Эдуард Хәбибуллин.

– Мәсәлән, керкә балыгының 1 граммлы маймычы ун сум тора. Ә без эш башлап җибәргәндә якынча 6,5 тонна маймыч сатып алдык. Күпмегә төшүен үзегез исәпләп карагыз. Аның каравы, хәзер үзебез сата алабыз. Бүгенге көндә буа уртасындагы бүлемдә буага җибәрү һәм сату өчен 10000 данә бер яшьлек карп маймычы (алар әле якынча 30–40 граммлы) үстерелә.

Буада балыклар өчен иркенлек, алар табигый ризык белән туклана, өстәмә тукландыру да балыкларның үсүен тизләтә. Кармакка биш-җиде килограммлы карплар һәм акбалыклар эләгә, күптән түгел спиннингка 6 кг 800 граммлы чуртан тотканнар.

Хуҗалардан киләчәккә планнары турында сораштым.

– Карп һәм ак амур балыкларын үрчетеп сату өчен тагын бер буа ясарга уйлыйбыз.  Кирәкле документлар булдыру гына бу эшне туктатып тора. Буа тирәсендәге җир рәсмиләштерелде инде, аны бер категориядән икенчесенә күчерәсе генә калды. Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров бу эшне шәхси контрольгә алды. Шулай булгач, барысы да җайга салыныр һәм тулы көчкә эшли алырбыз дигән ышаныч бар, – диде Венера Рәис кызы.

Безнең районда тәүгеләрдән булып балык үрчетү белән шөгыльләнә башлаучыларга бу өлкәдә уңышлар телисе генә кала.

«Алтын яр буе»нда балык үрчетәләр
«Алтын яр буе»нда балык үрчетәләр
Автор:Николай Покотило
Читайте нас