Чишмэ
+27 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
13 Октября 2021, 11:17

Бергәләп эшләргә өйрәнәбез

Регина Миргазева, «Петушок» балалар бакчасы тәрбиячесе Күптән түгел бездә, «Петушок» балалар бакчасының мәктәпкәчә бүлекчәсендә, көзгә багышланган экологик акция үтте.

Бергәләп эшләргә өйрәнәбезБергәләп эшләргә өйрәнәбез
Бергәләп эшләргә өйрәнәбез

Бу көнне без сабыйлар белән бергә балалар бакчасы территориясендә коелган яфракларны җыештырдык. Эш барышында алар ни өчен көз көне яфракларның төс алыштыруы һәм җиргә коелуы турында да белделәр.

Саф һавада үткәрелгән мондый чаралар балаларда табигатькә карата кызыксыну уятып кына калмый, эшкә дә өйрәтә. Алар коллектив белән бергәләп эшләргә өйрәнәләр. Безнең балалар да бу хакта белә һәм тәрбиячеләргә тирә-юньне бик теләп тәртипкә китерергә булышалар.

Бергәләп эшләргә өйрәнәбез
Бергәләп эшләргә өйрәнәбез
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас