Чишмэ
+24 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
12 Октября 2021, 10:15

Ярдәм кулы суздылар

Тормыш шулай корылган инде, төрле вакытлар, бәхетле яшәгән еллар һәм чарасыз калган чаклар да була. Ярый ла, авыр хәлдә калганда янәшәңдә ярдәм кулы сузардай кешеләр табылса.

Ярдәм кулы суздыларЯрдәм кулы суздылар
Ярдәм кулы суздылар

Нәзирә Хәбибуллина Бабик авылына тормыш иптәше белән 2001 елда килеп урнашкан. Ул – хезмәт ветераны, 40 ел эш стажы бар, заманында СССР Дәүләт төзелеше системасында эшләгән. Иренә, рәссам буларак, йортлары каралган, кешеләре киң күңелле, ачык йөзле, табигате бик матур, әйләнә-тирәсе урман булган авыл бик ошаган.

– Безне бик кунакчыл каршы алдылар. Башта торган урыныбыз җәйге бакча йорты иде, без аны шунда ук даими яшәү өчен җиһазлый башладык, косметик ремонт ясадык, мөмкин булганча йортның нигезен салдык. Әмма ирем авырып 2005 елда вафат булды. Ялгыз калып яшәвемә 16 ел булды инде. Йортны ничек тә булса ремонтларга тырыштым – түбәсен яптым, су үткәрдем. Кыш көннәрендә өйдә бик салкын иде, хәтта сулыш алган сизелеп торды. Өйдә перчатка һәм киез итекләр киеп йөрдем. Аннары кыюлык туплап район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә булдым.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров аның үтенечен кире какмаган. Ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиевка өлкән яшьтәге ханымның йортын ремонтлауда ярдәм күрсәтергә кушкан.

Ремонт өчен акча бирүче игелекле кешеләр табылган. Бу акчага төзелеш материаллары, газ җиһазлары сатып алынган. Ә эшчеләр белән «Жилсервис» предприятиесе булышкан, алар белән килешү төзелгән.

Шулай итеп йортта газ казаны, плитә, бер уңайдан җылылык торбалары алыштырылган, канализация үткәрелгән, хәзер өйдә җылы инде.

– Һава торышы яхшы булганда урамда эшлибез. Әлеге вакытта кирпеч белән нигезне ныгытабыз, – диләр «Жилсервис» җәмгыяте төзүчеләре Фәнзил Галикәев, Салават Фәтхуллин һәм Фидалир Курамшин.

– Без Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, ветераннарның һәм ялгыз пенсионерларның яшәү шартларын даими күзәтеп торабыз, – ди Радик Рәшит улы. – Мохтаҗларга ярдәм итәбез. Мәсәлән, Шөнгәккүл авылы ветераны Мария Суздальга канализация үткәрү өчен төзелеш материаллары белән булыштык, Горный авылында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең өй түбәсен һәм төтен чыгу юлларын ремонтладык.

Нәзирә Мөбәшир кызы өен ремонтларга ярдәм иткән игелекле кешеләргә зур рәхмәтен белдерә.

Ярдәм кулы суздылар
Ярдәм кулы суздылар
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас