

Бөтенрәсәй Әтиләр көне алдыннан, 6–16 октябрьгә кадәр «Ана һәм бала» кризис үзәгендә «Әтиемнең портреты» дип аталган дистанцион рәсемнәр бәйгесе үткәрелә.
Анда өч яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Каләм, фломастер, акварель һәм гуашь белән төшерелгән рәсемнәр кабул ителә. Бәйге барышында эшләрне берләшмә директына (https://vk.com/mamadetichishmy), mamadetichishmy@mail.ru электрон почтага яки 8-967-788-7028 телефоны буенча «WhatsApp»ка җибәрергә мөмкин.
Хатта бәйгедә катнашучының тулысынча исем-шәрифләрен һәм яшен, әти-әнисенең исем-фамилиясен һәм бәйләнеш өчен телефонын язарга кирәк булачак.
Җиңүчеләр 17 октябрьдә бүләкләнәчәк.