Чишмэ
+14 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
13 Сентября 2021, 09:11

Авыл халкы мәсьәләләрне бергәләп хәл итә

Районның авыл биләмәләрендә гражданнар җыеннары үтә, 2020 елга һәм 2021 елның беренче яртысына йомгак ясала, көнүзәк мәсьәләләр тикшерелә. Сафарда да Авыл Советы көне үтте. Урындагы хакимият башлыгы Илдар Байбурин үз чыгышында бүгенге көндә халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен ниләр эшләнүе турында сөйләде, киләчәккә планнар белән уртаклашты. Бу турыда тулырак гәзитнең 10 сентябрендә чыккан санында һәм безнең сайтта укырга була.

Авыл халкы мәсьәләләрне бергәләп хәл итәАвыл халкы мәсьәләләрне бергәләп хәл итә
Авыл халкы мәсьәләләрне бергәләп хәл итә

Гомумән алганда, 2020 елда төзекләндерү эшләренә 2 миллион 763 мең сум акча тотылган. Сафар авылында суүткәргечне төзекләндерү эшләре башкарылган, насос алыштырылган, урам юлларындагы чокыр-чакырлар ремонтланган, зиратка койма тотылган; Кушкуак авылында тирә-юньдәге агач-куаклар киселгән; Өйдрәктә зират коймалап алынган, бу авылның Мәктәп урамына, Сафар авылының Чәчкә, Г. Тукай һәм Мәктәп урамнарына вак таш җәелгән (706 мең сум акча тотылган).

«Анык эшләр» проектын тормышка ашыру барышында Карамалы авылында балалар мәйданчыгы төзелгән, ул 158 мең сумга төшкән, Урындагы башлангычларга булышлык итү программасына ярашлы, Өйдрәк авылында су башнясы куелган һәм су белән тәэмин итү челтәрләре капиталь ремонтланган.

Доклад белән чыгыш ясаучы билгеләп үтүенчә, агымдагы елда 841 мең сум, шул исәптән төзекләндерүгә 665 мең сум күләмендә бюджеттан акча бүлү каралган. Һәйкәлләр тирә-юне тәртипкә китерелгән, торак пунктларда юл буйларындагы һәм урамнардагы чүп үләннәре чабылган. Киләчәктә Сафар авылының Шәйморатов һәм Үзәк урамнарында спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар кую, чыршылар утырту, Яшькәй авылында юлларга вак таш һәм карьер материал салу, Өйдрәк авылының Үзәк һәм Мәктәп урамнарын яктырту өчен баганаларга ут кую ниятләнә.

И. Байбурин билгеләп үткәнчә, торак пунктларны төзекләндерү һәм тәртип урнаштыруга күп көч кую таләп ителә, бу эшләрне авыл халкының актив катнашлыгыннан башка тормышка ашыру мөмкин түгел.

Халык җыенында Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул районда башкарылган эшләр турында сөйләде, авыл биләмәсе хакимиятенең халык белән уртак тел табып эшләвен билгеләп үтте, бу авылда яшәүчеләрнең урындагы хакимияткә һәм шәхсән аның башлыгы Илдар Усман улына ихтирамы турында сөйли. Авыл Советында юллар торышын яхшырту буенча эш алып барыла, 2022 елда Сүнәйдән Сафарга кадәр участокка асфальт җәю планлаштырыла, диде ул. Гомумән алганда, район хакимияте башлыгының авыл Советы эше турындагы фикере уңай, халык мәсьәләләрне уртага салып бергәләп эш итә, бу бик шатлыклы хәл.

Авыл хакимиятенең халык белән тыгыз элемтәдә булуы һәм килеп туган проблемаларны тиз арада хәл итүе сәбәпле, доклад белән чыгыш ясаучыга, район оешмалары вәкилләренә сораулар аз булды. Сорауларның берсе Кушкуак авылында тузган электрчелтәрләрне алыштыруга кагылды. Илдар Байбурин бу мәсьәләне хәл итүне үз өстенә алды.

Чара ахырында лаеклы ялга чыккан савымчылар Гүзәл Мозафаровага һәм Зинаида Бикбулатовага бүләкләр тапшырылды.

Авыл халкы мәсьәләләрне бергәләп хәл итә
Авыл халкы мәсьәләләрне бергәләп хәл итә
Автор:Николай Покотило
Читайте нас